Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
8 октябрь 2019, 12:50

Хөрмәт һәм ихтирам итү көне

Узган атнада балалар сәнгать мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Чишмә районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин һәм районның ветераннар советы рәисе, Тарих-крайны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев чара башланыр алдыннан җылы тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Районның ветераннар советы рәисе урынбасары Зинур Усеев ветераннарның волонтерлар хәрәкәте активисты, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенең баян сыйныфы буенча укытучысы Айрат Байматовка Чишмә районында яшәүче халыклар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Айрат Мәҗит улы һәрвакыт үзенең белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм әле дә уртаклашуын дәвам итә, төрле милләтләр катнашкан концертлар аның баян моңнарыннан башка үтми, – диде Зинур Әнвәр улы.

«Задоринки» коллективы һәм сәнгать мәктәбенең яшь курайчылары да үзләренең чыгышларында картәниләрен һәм картәтиләрен, шулай ук актлар залында утыручы өлкәннәрне котладылар. Тамашачылар «Надежда» һәм «Ләйсән» коллективлары чыгышын да бик җылы кабул итте.
Читайте нас: