Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 октябрь 2019, 18:41

Район егетләре тиздән армиягә китәр

Хәрби хезмәт-2019

Хәрби хезмәткә озату пунктында комиссия утырышы булды, анда чишмәлеләрне быел яз хәрби хезмәткә алу йомгаклары һәм көз армиягә озату мәсьәләләре тикшерелде.

– 2019 елда яз призыв комиссиясе эше йомгаклары буенча, егетләрнең хәрби хезмәткә яраклылыгы 69,8 процент тәшкил итә, 2018 елда – 71 процент һәм 2017 елда 75,8 процент булды. Әлеге саннарга күз салсаң, балалар сәламәтлегенең төрле сәбәпләр буенча елдан-ел начараюы күренә, – дип ассызыклады үз чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин.

Чишмә районы прокуроры ярдәмчесе Булат Бәширов ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгына тарттыру турында һәм 2019 елда суд практикасында шундый очраклар булуын сөйләде. Ханты-Манси автономияле округның Югорск районы судында Совет районы хәрби комиссариатының элекке бүлек начальнигына карата, зур күләмдә ришвәт алган өчен, хөкем карары чыгарылуын мисалга китерде.

– Быел яз призыв комиссиясенә 249 кеше чакырылды, килми калучылар юк. Хәрби хезмәткә яраклы 174 егет (69,8 процент) армиягә җибәрелде. 36 кеше хезмәткә яраклылыкның Г категориясе буенча алты айга кичектереп торылды, бу 14,4 процент тәшкил итә, В категориясе буенча хәрби хезмәткә яраклылыгы чиклеләр – 39 кеше, – дип хәбәр итте Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елгы язгы чакырылышта китми калган егетләрнең 13,6 проценты да армиягә алына.
Читайте нас: