Республика слеты «Мәгариф» дәүләт проектының «Социаль активлык» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында оештырылды. Ул 21–23 сентябрьдә Уфа районының «Зарянка» балалар савыктыру лагеренда үтте. Чишмә районы командасы составына гимназиянең 9Б сыйныф укучылары Аделия Халикова, Карина Галина һәм Милена Рәхимова керде.