Алар Акзиратта борынгы кабер ташы язмалары белән дә кызыксындылар.
Кунакларны институтның бүлек мөдире Марсил Фәрхшатов һәм Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау идарәлеге начальнигы Евгений Русланов, Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре озатып йөрде.
Экспедициядә катнашучылар Исламның аз өйрәнелгән социаль тарихы буенча материал тупладылар, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең үлчәмен алдылар һәм фотога төшерделәр. Акзираттагы кабер ташы язмаларына аеруча игътибар бирелде, аның турында фәнни хезмәт язылачак.
Чит илдән килгән кунаклар Уфада милли һәм фәнни архивларда эшләүдән тыш, башкаланың күренекле урыннарында һәм мәдәни чараларда да булдылар.