Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
1 октябрь 2019, 12:45

Мөхтәрәм өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтү бәйрәме

Рәсәйдә ел саен 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Балачагыбыз, безгә үзләренең чиксез яратуын һәм яшьлеген биргән өлкәннәребездән башка, бәхетле һәм гамьсез булалмас иде.

Бу көнне өлкән яшьтәгеләр турында балалары һәм оныклары гына искә алмый. Кайчандыр алар эшләгән предприятиеләр һәм оешмалар да өлкәннәрнең фидакарь хезмәтен, эштәге казанышларын искә алып хөрмәт күрсәтә. Бүген районның хезмәт коллективларында, авыл клубларында, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үтәчәк, чәй эчүләр, концертлар оештырылачак.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте коллективы бу көн алдыннан предприятиедә эшләгән ветераннарга бүләкләр тапшырды.

Чишмә элеваторы, аның Бөре, Стәрлебаш һәм Дуван районнарындагы бүлекчәләре өлкән яшьтәге ветераннар өчен 120 данә азык-төлек җыелмасы әзерләгән.

– Ветераннар советы тугыз айда 112 юбилярны 90, 95 һәм 100 яшьләре тулу уңаеннан котлады, 90 яшьтән узган ветераннарны, аларның сәламәтлек торышын исәпкә алып, өйләренә барып котларга тырышабыз, – дип сөйләде ветераннар советы рәисе урынбасары Зинур Усеев.

Мәсәлән, ветераннар советы вәкилләре Өлкәннәр көне алдыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Нәгыймә Куликованы 95 яшьлек юбилее белән котлап, Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Ул сугышта катнашучының тол хатыны, сугыш һәм хезмәт, колхоз производствосы ветераны, шулай ук диңгез пехотасы батальонының 143нче бүлекчәсе разведчигы, Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган Сәйфулла Йосыповның сеңлесе.

Ветераннарыбызны, әби-бабайларыбызны бу көндә генә түгел, ешрак искә алыгыз. Шалтыратып хәлләрен белешү, кечкенә булса да бүләк тапшыру аларны бәхетле итәр.

Якыннарыгызны саклагыз һәм өлкән яшьтәгеләргә карата ихтирамлы булыгыз.
Читайте нас: