Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 сентябрь 2019, 13:48

Чишмә җиләк-җимеш питомнигында карабодай да үстерәләр

Чишмә җиләк-җимеш питомнигында урып-җыю эшләре, шулай ук уҗым культуралары чәчү тәмамлана.

– Быел уҗым бодаен 120 гектар мәйданда чәчәбез. Күптән түгел 80 гектардан карабодай һәм 20 гектар мәйданда үстерелгән борчак урып алдык, – дип сөйләде питомникның баш агрономы Андрей Карманов.

Бакча җиләге уңышы турында сөйләгәндә, Андрей Карманов быел һава торышының салкынча, аерым алганда, яз айларында кыраулар булуын билгеләп үтте. Агымдагы елда ул 30 гектар мәйданда үстерелгән. Җиләк җыю мизгеле 18 июньнән 6 июльгә кадәр дәвам иткән.

Барлыгы 14 тонна уңыш җыеп алынган.

Киләсе елда хуҗалыкта техниканы яңарту планлаштырыла. Тракторлар, культиваторлар һәм сабаннар сатып алыначак. Биредә моның өчен аграрчыларга ярдәм күрсәтү программасы буенча субсидия алырга исәп тоталар.

– 2020 елдан алма бакчасын яңарта башлаячакбыз. 11 гектарда безнең республикада районлаштырылган «башкирский красавец», «антоновка», «бузовьяз» һәм башка сортлар үсентеләре утыртачакбыз, – дип планнар белән уртаклашты Андрей Карманов.

Ул бакчачыларга да киңәш бирде:

– Әлеге вакытта җиләк культуралары утыртуга аеруча игътибар бирергә – җирне йомшартырга һәм ашлама кертергә кирәк.
Читайте нас: