Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 сентябрь 2019, 12:06

Авыл укучылары өчен «Үсеш ноктасы»

24 сентябрьдә Рәсәй Федерациясендә авылларның һәм зур булмаган шәһәрләрнең уку йортлары өчен «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре ачу марафоны үтте.

Бу көнне Шөнгәккүл һәм Алкин-2 урта белем бирү мәктәпләрендә дә тантаналы рәвештә «Үсеш ноктасы» үзәге кабинетлары ачылды. Чакырылган кунаклар арасында, ата-аналардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов, муниципаль район Советы секретаре Марат Байбурин һәм башкалар булды.

– Чишмә районында барлыгы 25 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. Бүген мин сезгә үсеш дәрәҗәгезне арттыру максатында куелган барлык яңа җиһазларны үзләштерә һәм куллана алуыгызны телим, – диде үзенең чыгышында Флүр Уразмәтов.

– «Үсеш ноктасы» үзәге якынлашып килүче үзгәрешләрнең башлангыч этабы булсын, ул сезнең киләчәгегезнең ныклы нигезе булыр, – диде укучыларга әйдәүче белгеч – Башкортстан Республикасының гомуми мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге эксперты Татьяна Васильева.

Кунаклар «Үсеш ноктасы» үзәгенең яңа кабинетларын һәм сатып алынган җиһазларны карадылар, шулай ук укучылар һәм аларның педагоглары оештырган осталык классларында катнаштылар. Алкин-2 урта мәктәбе укучысы Ревва Бронислав махсус алар өчен үзе төшергән җансурәтне күрсәтте.

– «Үсеш ноктасы» үзәгендә шөгыльләнү мөмкинлеге, беренче чиратта, шуның белән җәлеп итә, үзебезне төрле юнәлешләрдә сынап карый алабыз. Мине аеруча робот техникасы һәм программалаштыру кызыксындыра. Яңа шахмат зонасы да бик ошады, барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч, – диде Алкин-2 мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Кира Кузьмищева.

«Үсеш ноктасы»ның һәр үзәге бердәм стильдә ясалган һәм яңартылган матди-техник база булган мәгариф бинасы. Үзәкләр эше өчен «Мәгариф» дәүләт проектының «Заманча мәктәп» төбәк проекты барышында күп функцияле җайланмалар, ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, медицина тренажерлары, манекеннар, беренче ярдәм күрсәтү комплектлары һәм башкалар сатып алынган. Башкортстан Республикасы төбәкләр арасында шундый үзәкләр ачылу буенча өченче урында тора. Республика территориясендә барлыгы 133 үзәк ачылачак. Алар укучыларга информатика, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре өлкәсендә белем бирү өчен файдаланылачак.
Читайте нас: