Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 сентябрь 2019, 12:54

Барысы да гаиләдән башлана

Ленин паркын төзекләндерү турында сүз күп булды, район гәзитендә дә бу турыда күп язылды.

Шулай булмыйни, чөнки бу проект – Чишмә өчен яңалык.

Июнь аенда эшләр башланды, ә инде август азагында балаларны матур, ачык төсләрдәге, хәвефсезлек максатында резина каплама түшәлгән, уңайлы уен комплексы куандырды. Вәгъдә ителгәнчә, велосипед юлы һәм хәтта ике тәгәрмәчле атны кую өчен урын да эшләнде.

Тик, шатлык озакка бармады. Әлеге паркка сабыйлары белән саф һава суларга килүче әниләр үсмерләрнең тәртипсез кыланмышына зарланды. Социаль челтәрләр нәфрәт белдерү белән тулды.

– Минем өчен бөтен балалар да бер. Тик, күптән түгел гаҗәпкә калдырырлык хәл күрдем һәм моңа юл куймадым. Бер төркем үсмерләр умарта иле кебек гүләшеп килделәр дә, пыран-заран китерергә тотындылар. Бу аларга ни өчен кирәк булгандыр, аңлашылмый. Болтларны сүтеп ала һәм сүгенә-сүгенә агачтан ясалган корылмаларны дер селкетә башладылар, әйтерсең лә адәм балалары түгел. Шул ук вакытта алар моны аңламаслык дәрәҗәдә бәләкәй дә түгел бит, – дип аптырашта калып сөйләде Алена Терентьева.

Күпләр аның белән килешә. Үсмерләр кисәтү ясаучыларга каршы дәшә, бәхәсләшә, сүз әйтергә дә куркырсың.

– Мин өч яше дә тулмаган кызым Асель белән бирегә көн саен иртән киләм, аңа монда ошый, бик матур урын. Уен мәйданчыгының күп дигәндә 10 яшькә кадәр балалар өчен тәгаенләнүе күренеп тора. Иртән монда тыныч, беркем дә юк, зуррак балалар соңрак, төштән соң киләдер, мөгаен, – диде поселокта яшәүче Римма Солтанова.

– Без Пионерлар һәм укучылар йортында дәресләр тәмамлангач килергә булдык, – диде кызлары Азалия һәм Камилә белән килгән Айгөл Гаймалетдинова. – Шәхсән минем үсмерләрнең монда нәрсәдер җимереп, ватып йөргәнен күргәнем юк, әмма ДПиШ каравылчысы кичләрен биредә бик нык шау-шу, сүгенгән, кычкырынган тавышлар ишетелеп тора, куркыныч булып китә дип сөйләде, – диде ул.

Социаль челтәрләрдә «Шундый матур урынны җимереп бетерәләр бит инде, кызганыч» дип, бирегә видеокамералар яки каравылчы кирәклеге турында да яздылар.

– Әлеге вакытта Ленин паркын төзекләндерү дәвам итә. Эшләр тәмамлангач паркка ун видеокамера кую планлаштырыла, – диде Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин.

Шуны әйтеп китү кирәктер, балалар мәйданчыгын җимерүчеләр – ул бит төнлә подваллардан килеп чыккан нинди дә булса куркыныч монстрлар түгел. Аларның күбесе – имин гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Һәм шундый сорау туа: ни өчен соң ата-аналар балаларына кешеләр хезмәтенең кадерен белергә, тирә-юнебездәге матурлыкны, өлкәннәр төзегән бар нәрсәне сакларга кирәклеген аңлатмый?!
Читайте нас: