– Диспансерлаштыру үттеңме әле?
– Ә кайчан? Һәркөнне эштәмен.
Район гәзите хәбәрчесе шикәр заводы бистәсенә барган автобуста ике хатынның үзара шулай сөйләшүенә шаһит булды, һәм Чишмә үзәк район дәваханәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Венера Латыйповадан испансерлаштыру турында төгәлрәк белергә булды.
– Венера Самат кызы, диспансерлаштыру нәрсә ул һәм аны ни өчен үтәргә кирәк?
– Диспансерлаштыру – ул пациентның сәламәтлек торышын бәяләү максатында үткәрелүче профилактик карау һәм өстәмә тикшерү ысуллары кергән чаралар комплексы. Кайвакыт мәкерле чир кеше организмында еллар дәвамында яшеренә һәм сәламәтлекне какшата. Шул ук вакытта табиб тарафыннан үз вакытында ачыкланган авыру нәтиҗәлерәк дәвалана. Югары кан басымы, йөрәкнең ишемик авыруы, яман шеш, шикәр диабеты кебек күп кенә йогышлы булмаган һәм башка чирләр яшерен үтә һәм еш кына вакытыннан алда үлемгә китерә. Иртә стадиядә ачыкланган очракта аларны уңышлы дәвалап була.
– Профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру нәрсә белән аерыла?
– Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елның 13 мартындагы боерыгына ярашлы, 18–40 яшьләрдәге халык өч ел саен диспансерлаштыру һәм ел саен профилактик медицина тикшерүе үтәргә тиеш. 40 яшьтән соң диспансерлаштыруны ел саен үтү мөһим. Профилактика максатында медицина тикшерүе үткәндә буй һәм гәүдә авырлыгы үлчәнә, анализга бәвел тапшырыла, артериаль кан басымы, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, йөрәк-кан тамырлары тикшерелә, флюорография, ЭКГ ясала. Диспансерлаштыру вакытында профилактик медицина тикшерүеннән тыш, яман шеш авыруларын иртә ачыклау өчен тизәктә яшерен кан булуы тикшерелә, хатын-кызларның аналык җиңсәсеннән мазок алына, ир-атларның кан составында ПСА (простатический специфический антиген) билгеләнә. Мөһим булган очракта пациент диспансерлаштыруның икенче этабын үтү өчен тар белгечкә җибәрелә.
– Поликлиникада тиз арада диспансерлаштыру үтү өчен нинди шартлар булдырыла?
– БР Сәламәтлек саклау министрлыгы Бердәм диспансерлаштыру көнен билгеләде – ул чәршәмбе. Чишмә үзәк район дәваханәсендә дә чәршәмбе диспансерлаштыру көне булып тора. Кабул итү иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр бара. Шулай ук ял көнендә, яки шимбә, диспансерлаштыру үткәндә белгечләр иртәнге 8дән 4кә кадәр кабул итә, бу көнне анализлар тапшырырга да мөмкин. Табиблар бригадасы медицина тикшерүе үткәрү өчен даими рәвештә район бистәләренә бара. Сайлау көнендә дә күбрәк халыкны кабул итү өчен мобиль медицина кабинетлары оештырылды. Дәваханәнең бишенче катында диспансерлаштыру үтү өчен аерым 510нчы бүлмә бар, пациентлар анда теркәлә, анкета тутыра, буй һәм гәүдә авырлыгы, 512нче бүлмәдә күз басымы үлчәнә, 502дә – ЭКГ ясала һ. б. Шимбә көнне сәламәтлекләрен тикшерергә теләүчеләр 103нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Безнең белгечләр агымдагы елның гыйнварыннан июленә кадәр 30, августта җиде кешедә яман шеш авыруын иртә стадиядә (I–II этапта) ачыклады. Яман шеш эчәклекләрдә, ашказаны-эчәклек трактында, сөт бизләрендә аеруча еш күзәтелә. Онкологияне иртә стадиядә ачыклаган табибларга БР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычына ярашлы премия биреләчәк.
Шуны билгеләп үтү мөһим, сәламәтлек саклау өлкәсендәге законга ярашлы, хезмәткәрләрнең өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтү өчен көн алу хокукы бар, бу вакытта аларның эш урыны (вазифасы) һәм уртача хезмәт хакы саклана, ә пенсиягә якынлашкан хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе үтү өчен, шулай ук елга бер тапкыр эш урыны (вазифасы) һәм уртача хезмәт хакы саклану белән ике көн алу хокукы бар (РФ Хезмәт кодексының 185.1нче маддәсенең беренче һәм икенче кисәкләре).