Чишмэ
+14 °С
Дождь
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
16 Сентября 2019, 07:25
Фотофакт
Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанның барлык районнарында «Йолдыз белән зарядка» акциясе үтте.
Чишмә районында аны кикбоксинг буенча спорт мастеры, 36 тапкыр дөнья чемпионы Вил Габдуллин үткәрде. Балалар һәм өлкәннәр район хакимияте каршындагы мәйданга җыелып, күтәренке кәефтә спортчы белән берлектә зарядка ясадылар.
– Яшьләргә шуны җиткерергә тырышам, зарядка ясау – ул сәламәт тормыш рәвеше. Спорт ярдәмендә күп нәрсәгә ирешергә, мәсәлән, яхшы физик формада калырга мөмкин булуын үз мисалымда күрсәтергә телим. Бүгенге зарядка – ул үсеп килүче буынны спорт белән шөгыльләнергә өндәү. Чишмә районыннан республика намусын яклаучы спортчылар күп, һәм без алар белән горурланабыз. Әлеге гореф-гадәт киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам, – диде Вил Габдуллин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"