Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 сентябрь 2019, 11:12

Уҗым чәчү тәмамлана

Бу көннәрдә районда уҗым культураларын чәчү тәмамланып килә.

Көннәр аяз торганда һәр хуҗалык уҗым культураларын чәчеп калырга тырыша.

Райондагы иң зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә әлеге вакытта уҗым бодае чәчү тәмамланган.

– Безнең предприятиедә уҗым культураларыннан бодай гына чәчелә – аның өчен 962 гектар җир бүленгән. Менә бүген, 10 сентябрьдә, чәчүне тәмамлыйбыз һәм шикәр чөгендере казый башлыйбыз, – дип сөйләде район гәзите хәбәрчесенә хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко.

Баш агроном уҗымнар чәчүнең тәүлек әйләнәсенә, ике сменада баруын билгеләде. Илмир Гәрәев орлык ташу, Салават Кәримов минераль ашламалар китерү белән шөгыльләнә. Алексей Мазур белән Шамил Кәримов «Джон Дир» чәчү комплексында эшли.

– Быелгы уңышка күз салсак, уҗым бодае арпага һәм сабан бодаена караганда күбрәк уңыш бирде, – дип хәбәр итте ул.

Укучыларыбызның исенә төшерәбез, быелдан башлап «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә барлык уңыш күптән түгел төзелгән ашлык чистарту комплексында сакланачак.
Безнең белешмә

2019 елның 12 сентябренә район буенча 12900 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, шулардан уҗым бодае – 11450 гектар, уҗым арышы – 700, вика-арыш катнашмасы – 350, тритикале 400 гектарда. Шуны билгеләп үтү мөһим, «Агро-Альянс» җәмгыятендә 6 сентябрьдә үк 1500 гектарда, «Башкир-агроинвест»та 2227 гектар мәйданда уҗымнар чәчү тәмамланган. «Агропромбизнес» җәмгыятендә дә чәчүне тәмамларга ашыгалар, әмма анда чәчүлек мәйданнар зур – өч мең гектардан артык.
Читайте нас: