«Ышаныч» яшьләр үзәге педагоглары волонтерлар белән берлектә «Без террорга каршы» акциясе үткәрделәр, аның барышында листовкалар һәм белешмәлекләр таратылды.
Новотроицки авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен «Мин, син, ул – террорга каршы» темасына сыйныф сәгате үтте.
Лесной авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләргә «Террорчылар кулына эләккәч үзеңне тоту кагыйдәләре» һәм «Рәсәй террорга каршы!» буклетлары таратылды.
5 сентябрьдә Караякуп мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен дә «Террорчылык белән көрәштә бердәмлек көне» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар террор сүзенең мәгънәсе белән таныштылар һәм тынычлык символын буядылар.