Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
7 сентябрь 2019, 16:24

Өлкәннәр тормышына тәүге адым

30 августта Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда 22 укучыга РФ гражданины паспорты тапшырылды.

– Кызым Илвина бу көнне көтеп алды, аның да һәр бала кебек, тизрәк үсәсе килә, ә паспорт – ул тәүге җитди документ. Бүгенге көннән башлап ул – илебезнең тулы хокуклы гражданины, – диде горурланып Уразбахты авылыннан килгән Миләүшә Насыйрова.

Чара ачылу хөрмәтенә Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады. Арытаба паспорт алучылар әлеге документның барлыкка килү тарихы турында белделәр.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов укучыларны тормышларындагы бу вакыйга уңаеннан котлады һәм бу шәхесне раслаучы төп документ, ул хокуклар белән беррәттән үз гамәлләрең өчен җаваплылык һәм бурыч та йөкли, дип ассызыклады.

– Кайда гына булсагыз да Туган илне данлагыз. Сезне һәр эштә уңышлар көтсен. Иң мөһим документыгызны саклагыз, – диде аларга Федераль миграция хезмәтенең Чишмә районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Карачурин.

Ф. Уразмәтов һәм А. Карачурин балаларга тышына Рәсәй гербы төшкән паспортлар тапшырдылар.

Аларны БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов та тәбрикләде. Һәм һәркайсына ике тапкыр спорт-савыктыру комплексына бару өчен абонемент бүләк итте.

– Бүген мин паспорт алдым һәм моның өлкәннәр тормышына аяк басуның беренче баскычы булуын тойдым, – диде дулкынланып Ар авылыннан килгән Юлия Гайсина. – Аны сакларга һәм Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртергә вәгъдә бирәм.

Чара тәмамлангач кулларына паспорт алган укучылар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Читайте нас: