Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 сентябрь 2019, 13:25

Быел беренче ярминкә узды

Чишмә поселогында үткән шимбә, 31 августта, быел тәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Розалия Вәлиева
Чишмә районы хакимияте алдындагы мәйданда авыл эшчәннәре җыелды – сатуга үзләренең хезмәт җимешләрен алып килгәннәр иде. Биредә бал, яшелчә, җимеш, ит күп булды. Шулай ук фермерлар сатуга тере кош, ә Чишмә җиләк-җимеш питомнигы үсентеләр китергән иде. Мәдәният сарае артистлары ярминкәдә катнашучыларны концерт номерлары белән тәбрикләделәр.

– Ярты көн буена бирегә килергә әзерләндек, хатыным сатуга бройлер тавыкларын чистартты, –дип хәбәр итте Ярми авылыннан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Илшат Әмирханов. – Сатуга 30 түшкәдән артык бройлер алып килдек. Тавык түшкәләре бик эре. Бәясе – килограммы 250 сум.

– Фатирдан шәхси йортка күчкәч тә дүрт ел инде кош-корт үрчетәбез, 30 баштан башладык, һәм хәзер елның-елында үрдәк, каз, тавык санын арттырабыз, 100–200 башка җиткерәбез. Моннан тыш, әле симертүгә ике ат тотабыз. Безнең өчен ярминкә товар сатуның яхшы ысулы, әмма үз клиентларыбыз да бар инде, – дип сөйләде аның хатыны Айгөл Наил кызы.

Шундый зур хуҗалык тотуга карамастан, ул эшләвен дәвам итә, Чишмә район хастаханәсенең азык блогында пешекче булып хезмәт куя. Илшат йорт фермасы белән шөгыльләнә, югыйсә, аның әйтүенчә, югары дәрәҗәләргә ирешеп булмый: уңай күрсәткеч булсын өчен кимендә 200 баш кош-корт тотарга кирәк. Арифметика монда бик гади, кош-кортның яртысын сатудан кергән акча мал азыгына киткән чыгымны каплый, калганы гаиләгә туклануга кала. Әмирхановларның гаиләсе зур, өч бала, гаилә тагын да ишәергә тора.

– Авылда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр ялсыз эшләсәң, яшәргә мөмкин, – ди Илшат Әмирханов. – Дөрес, баеп булмый: мал азыгы кыйбат, һәм барлык чыгым-керем тиенгә тиен чыга. Шунысы яхшы, гаилә тук, өстебез бөтен. Эшне тагын да зурайтачакбыз, абзар өчен яңа биналар төзергә уйлыйбыз, мөгезле эре терлек тотарга ниятлибез.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 42 предприятие үз товарын тәкъдим итте. Бер көн эчендә ике тоннадан артык ит, 150 баш кош-корт, 455 кг суган, 483 кг бәрәңге, 210 кг кәбестә, 300 кг кишер, 70 үсенте, 50 литр кымыз, 77 кг бал, 700 кг сөт һәм сөт ризыклары, алты тонна арпа, бер тонна бодай, 90 кг казылык, 75 кг алма, 12 шәл, 750 кг шикәр комы сатылды.

Бер миллион сумнан артык күләмдә продукция сатылды.
Безнең белешмә

Чишмә районы хакимиятенең икътисад бүлегендә «Чишмә»гә хәбәр итүләренчә, киләсе ярминкәләр 28 сентябрь, 30 ноябрь һәм 21 декабрьдә булырга тиеш.
Читайте нас: