Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 август 2019, 14:36

Шикәр чөгендерен алу гадәттәгедән иртәрәк башланды

21 августта «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә шикәр чөгендерен казып алуга керештеләр.

Иксез-чиксез чөгендер басуларында татлы тамырлар өемнәре барлыкка килә башлады. Мәсәлән, Дмитриевка авылы янындагы басуда чөгендер казып алу гамәлдә тәмамланды. Янәшәдә генә заманча «Грим» комбайны гөрелдәве ишетелә, ул чөгендерне җитез казып ала. Шундый техника аркасында уңышны җыеп алу механикалаштырылган ысул белән башкарыла һәм татлы тамырларны элекке кебек кул белән чистартырга кирәкми. Якында гына күп йөк сыйдырышлы машина тора, казып алынган шикәр чөгендерен төйиләр һәм уртача уңышны билгеләү өчен үлчәргә озаталар. Хуҗалыкта зур стажлы, тәҗрибәле механизаторлар эшли, мәсәлән, Рамил Бакиев «Башкир-агроинвест»та 15 елга якын хезмәт куя.

– Быел чөгендер казып алу мизгеле гадәттәгедән иртәрәк башланды, бу чәчүлекләрнең зур мәйданда булуы белән бәйле, аларны казып алырга өлгерергә кирәк. Асылда исә бу культура өлгергән инде, дияргә була, – дип билгеләде «Мир» участогы агрономы Павел Рогозин.

Белгеч шулай ук уңыш яхшы гына – гектарыннан 340–350 центнер, урыны белән 400 центнер, шикәрлелек әлегә 15% чамасы, дип билгеләде.

Игнатовка янындагы басуда да эш кайный. Биредә шикәр чөгендерен казып алу тәмамланган, хәзер ул «Ропа маус» трактор-төягеч белән машина кузовларына төялә, аннары шикәр заводына озатыла. Шунысы игътибарга лаек, басуда су ташучы машина һәм щеткалы трактор тора, алар басудан кузгалып киткән һәр машина артыннан асфальт юлның бер өлешен юып себерәләр. Гомумән, биредә һәркемнең үз вазифасы бар: ярдәмче эшче Александр Кутарев уңышның югалуына юл куелмавын күзәтеп тора, исәпкә алып торучы Лариса Куриляк чөгендер төялгән машиналарны озата һәм техниканың кайда җитте шунда йөремәвен һәм басуны бозмавын күзәтә. Язу-сызу эшләрен дә ул алып бара. Механизатор Рамил Мәхмүтов төягечкә идарә итә.

Авыл хуҗалыгы белән бәйле һәркем урып-җыю эшләре чорында һәр аяз көнне дә файдаланып калырга кирәклеген белә, һәм әлегә һава торышы мөмкинлек биргәндә «Башкир-агроинвест»та караңгы төшкәнче эшлиләр.

– Чишмә районында шикәр чөгендере 3048 гектар мәйданда чәчелгән, бүгенге көнгә 560 гектарда казып алынган, һәр көнне басулардан 2 мең тоннадан артык уңыш озатыла, – дип сөйләде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин.

Аның сүзләренә караганда, шикәр чөгендере уңышын җыюда 16 кеше эшли, шулар арасыннан 10 механизатор ике сменада татлы тамырларны казып алуда һәм төяүдә турыдан-туры катнаша. Шулай ук бер агроном, хезмәтчәннәргә көненә ике тапкыр кайнар аш китерүче «УАЗ» шоферы, ике ярдәмче эшче, бер исәпкә алып торучы һәм бер инспектор хезмәт куя. Басуларда чөгендер казып алучы дүрт комбайн, бер трактор-төягеч һәм 20ләп машина эшли.
Читайте нас: