Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
23 август 2019, 13:53

Халыкны нәрсә борчый?

Июль урталарында авыл Советлары көннәре башланды, һәр биләмәдә җыелышлар үтә, анда халык мөһим проблемаларны тикшерә.

Әлфия Якупова
Авыл биләмәләре башлыклары җыелышта 2018 елда һәм 2019 елның беренче яртысында башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясадылар. Авыл халкы район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка, аның урынбасарларына, райондагы оешмалар һәм хезмәтләр җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Арслан авыл Советы биләмәсе халкы Уза елгасына буа ясарга, шул рәвешле арсланлыларның коеларында су бетү проблемасын хәл итәргә, Әмин авылында юлны ремонтларга тәкъдим итте. Арслан авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр газүткәргечкә тоташтыру сроклары турында сорау бирде.

Сафар авыл Советы халкы пластик җыю өчен аерым контейнер куярга тәкъдим итте, шулай ук кәрәзле элемтә вышкасы урнаштыруны сорады.

Ибраһим авыл Советы биләмәсендә халык, юллар проблемасыннан тыш, Ибраһим авылы янында авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән һәм гербицидлар белән эшкәртелгән өч басу урнашу сәбәпле, борчылу белдерде.

– Химикатлар елгага, аннары без су алып эчкән скважинага эләгә, – ди авыл халкы.

Әмма бу басуларны эшкәртүче «Агропромбизнес» җәмгыяте вәкилләре халыкны суга бернинди дә ят әйбер эләкми, дип ышандырды.

Авылларда малларны иреккә чыгарып җибәрү мөһим проблемаларның берсе булып тора, күп вакыт мал-туар шул сәбәпле югала. Авылларда шулай ук кайдан кайтарылганы билгеле булмаган һәм сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итү проблемасы да кискен тора. Тик аны сатучыларны җаваплылыкка тарттыру өчен алар турында түбәндәге телефон буенча полициянең кизү бүлегенә хәбәр итүче халык ярдәме таләп ителә: 8 (34797) 2-12-00.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы авыл халкына чирләрне иртә ачыкларга юнәлдерелгән диспансерлаштыру үтү мөһимлеге турында сөйләде.
Читайте нас: