Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 август 2019, 13:57

Үзенең рецепты белән дә уртаклашты...

Хуҗабикәләр өчен җәй ахыры-көз башы – иң мәшәкатьле чор.

Алар бу вакытта кышкылыкка төрле яшелчәләр тозлыйлар, кайнатмалар, компотлар ясыйлар.

– Соңгы вакытта кайнатма әзерләмим, кар базында узган елгылары да бар әле. Миңа баллы ярамый, шикәр чире булуы ачыкланды, балалар да ашап бармый. Ә менә үз сутында томатлар, ассорти (ташкабак, кыяр, кәбестә) бик тиз бетә, анысын балалар да ярата. Тагын да җиләкләр туңдырып куям, кыш чәй белән тәмле була. Ә үзебездән арткан уңышны сатам, яки күчтәнәчкә таратам, әрәм булса кызганыч бит, – дип сөйләде Чишмә поселогында яшәүче Фәридә апа.

Яшелчә-җимеш белән күпләр сәүдә итә, «АРТ» сәүдә үзәге янындагы кече базарда кишер дә, алма да сатып алырга мөмкин, сөт ризыклары тәкъдим итүче авыл халкы да бер рәт булып шунда тезелеп баскан. Алар арасында Чукраклыдан 62 яшьлек Гөлсылу Хәсәнова да бар. Ул сатуга эремчек, каймак, сөт, шулай ук яшел тәмләткеч үләннәр дә алып чыккан.

– Безнең өч гаиләгә – җиде сыер. Ике улым гаиләләре белән якында гына яши, хуҗалыкны бергә алып барабыз, үзебездән арткан азык-төлекне сатуга чыгарабыз, – диде Гөлсылу апа.

Ул эшсез торырга бер дә яратмый, мал-туар караудан тыш, киленнәре белән бергә кышкылыкка кыяр-помидор тозлый, төрле кайнатмалар ясый. Быел бакча һәм урман җиләгеннән кайнатма әзерләгәннәр, чиядән компот ясаганнар, слива белән абрикостан да кайнатачаклар.

– Без баланны да яратабыз, – диде пенсионер. – Аны пешереп тимер иләк аша үткәрәм дә шикәр салмыйча гына суыткычта саклыйм, пироглар өчен бик әйбәт була. Баланнан шулай ук повидло белән джем да ясыйм. Оныклар урманнан алма алып кайтты, аңардан да кайнатма ясадык.

Әлегә помидорлар өлгермәгән, эшкәртү өчен әзер түгел, ә менә кыярлар үскән инде. Гөлсылу апа яшь кыярларны оныклары ашап туйгач кына тозлый башлый. Үзе әйтүенчә, бу мәшәкатьләр күбесенчә сентябрь-октябрь айларына туры килә. Ул шулай ук кышкылыкка төрле салатлар да хәстәрләячәк. Ә рецептларны ул гәзитләрдән, танышларыннан ала, килене дә Интернеттан эзләп таба.

– Быел кабакны аз утырттым, гадәттә без аны консервламыйбыз, ә караңгы урында саклыйбыз һәм кыш буе кулланабыз: сарымсак белән кыздырабыз, пешерәбез, рагу ясаганда кушабыз. Кышкылыкка әзерләү мәшәкатьләре бездә ноябрь аенда гына тәмамлана, – диде Г. Хәсәнова.

Район гәзите хәбәрчесе белән ул үзе яратып әзерли торган аш тәмләткече рецепты белән уртаклашты. Берәр килограмм кишер, суган, помидор, болгар

борычы алырга, бераз баклажан кушарга да мөмкин. Борычны озынча итеп турарга, калганна-рын иттарткыч аша чыгарырга. Килеп чыккан катнашмага күп итеп яшел әнис, петрушка һәм бер килограмм тоз салырга. Шуларның барысын бергә болгатып банкаларга тутырырга һәм салкын урында сакларга.

– Әлеге тәмләткеч беренче һәм икенче ризыкларга салу өчен бик тәмле, – диде хуҗабикә.
Читайте нас: