Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 август 2019, 13:42

Иң тәмле карбыз кайсысы?

Яшелчә лавкаларында, гипермаркетларда, базарларда тау булып өелеп торган буйлы-буйлы карбызлар һәм сап-сары кавыннар әле нәкъ бакча культуралары мизгеле булуын күрсәтә.

Аларны, әлбәттә, иртәрәк тә сата башладылар, тик күпләр ул вакытта алып ашарга тәвәккәлләмәде. Бала-чага үтеп барганда карбыз ашыйсым килә, дип киреләнсә, ата-аналары: «Әлегә ул тәмсез, августка кадәр сабыр итик», дип үгетләде. Аннан соң хәзер карбызның бәясе дә төште: яз көне аның бер килограммы 80 сум тирәсе булса, хәзер 13–15 сум тора.

– Мин инде биш ел җиләк-җимеш, шул исәптән карбызлар белән сәүдә итәм, һәм карбызның өлгергәнме һәм тәмлеме икәнен бер караштан белә алам, – диде яшелчә лавкасы хуҗасы Алиса Сафиуллина.

Хәзер, аның сүзләренә караганда, базарда күбесенчә Соль-Илецкидан китерелгән карбыз сатыла, әле нәкъ ул өлгергән вакыт. Казахстан карбызлары мизгеле үтеп бара, аның өлгерү вакыты – июнь азагы – июль ае.

– Июльдә яхшы карбыз булмый дип юкка әйтәләр, Казахстанныкы – иң баллыларның берсе, – диде Алиса. – Шул ук вакытта ул Затон базасында аңа бер тонна тәмсез, балсыз, ачыклануынча, малга ашатыр өчен үстерелгән карбыз төяп җибәрүләре турында да сөйләде. Ул иренмәгән: «Үз абруемны бозарга һәм сатып алучыларымны югалтырга теләмим», дип товарны кире илтеп тапшырган.

Соңрак өлгерүче сортларның берсе «холодок», ул кибет киштәләрендә көз пәйда була. Тәме ягыннан җәйгеләреннән калышмый, ә кемгәдер хәтта ныграк та ошый. Тәмле һәм татлы карбыз карап торышка бик матур түгел, һәм буйлары ачыктан-ачык күренеп тора. Ә шакып караганда яңгыравык тавыш чыга.

Карбызлар янәшәсендә хуш ис таратып сары, озынча кавыннар ята. Әлеге баллы җимешнең бер килограммының бәясе 40–45 сумнан. Сатып алучы Рида Гыйниятуллина иң зурысын сайлап алды: «Мин кавынга өстенлек бирәм. Үз вакытында Әстерханда, төзелеш отрядында эшләгәндә, карбызларны үз гомеремә җитәрлек ашадым», диде ул. Яшелчә лавкасы хуҗасы кавынны авырлыгына карап һәм хуш исе буенча сайларга киңәш итте. Әлеге вакытта киштәләрдә күбрәк «Казахстан торпедасы», Соль-Илецкиныкы сирәгрәк. Ул шулай ук агуланудан һәм ашказаны-эчәк проблемасыннан саклану өчен июнь азагы – июль башында сатылган тәүге кавыннарны балаларга бирмәскә киңәш итте һәм бер очрак турында сөйләде. Ул июнь азагында кайтарган «торпеда» кавынының бөтен партиясе берничә сәгатьтән соң мамык кебек йомшарган. Бу тизрәк өлгерсен өчен аммиак селитрасы салу билгесе. Әлеге кавыннарны да ул киредән илтеп тапшырган.

Сатуда «колхозница» кавыны бик аз, гамәлдә юк диярлек, һәм бәясе дә «торпедадан» кыйммәтрәк. Бу агымдагы елда Ырынбурда һава шартларының кавын үстерү өчен начар булуы белән бәйле.
Читайте нас: