Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
9 август 2019, 14:11

Урырга һәм чәчәргә вакыт җитте

Урак кампаниясе-2019

Быел урып-җыю кампаниясе узган елгыдан иртәрәк башланды, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 7 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар якынча өч мең гектар мәйданда урылган, 7200 тоннадан күбрәк ашлык суктырылган.

Уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Шул исәптән 1026 гектарда уҗымнар суктырылган, аларның тулаем җыемы – 3100 тонна, уртача уңыш куәте 30,3 центнер, сабан ашлыклары 2109 гектарда урылган, җәмгысы 4168 тонна уңыш алынган.

Үстерелгән ашлык югалмасын өчен басу эшчәннәре урак эшләрен тиз арада башкарырга тырыша. Бөртекле культуралар уруны бер көнгә кичектерсәң дә, бу уңышның бер процентын югалту дигән сүз. Әмма озакка сузылган яңгырлар сәбәпле, урак эшләре туктала, комбайннар басу кырында көн аязаюын көтә.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин хуҗалыкларда 62 ашлык ургыч комбайн булуын, район буенча бер комбайнга 600 гектар йөкләнеш төшүен (уртача республика буенча йөкләнеш – 542 га) турында хәбәр итте. Урак темпларын арттыру һәм уңышны югалтуга юл куймау өчен читтән 20ләп комбайн җәлеп ителәчәк.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 232 гектар мәйданда югары табышлы культура – уҗым шепкәне үстерелгән, тик ул өметне акламаган. Майлы төшләрнең тулаем җыемы 139 тонна, ягъни уртача уңыш гектарыннан нибары 6 центнер тәшкил иткән.

Миңневәли Мәсәлим улы сүзләренә караганда, гомумән алганда, быелгы уңыш та узган ел дәрәҗәсеннән ким булмас. Шул ук вакытта уҗымнар чәчәр вакыт җиткән, безнең төбәктә 10–25 августта уҗым арышы һәм тритикале, 25 августтан 15 сентябрьгә кадәр уҗым бодае чәчү өчен кулай вакыт. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы районда уҗымнар мәйданын 20 мең гектарга кадәр җиткерү яки сөрүлек җирләрнең 23 процентына чәчү бурычын куйган. М. Мусин ассызыклавынча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре уҗым бодае чәчүлекләрен арттырырга тиеш – ул ихтыяҗ белән кулланылучы азык ашлыгы һәм аның бәясе дә югары. Шулай ук туңга җир августта сөреп калдырылса, туфрак ярым пар җире итеп эшкәртелсә яхшырак. Бу үз чиратында булачак уңыш өчен нигез булып тора, дип билгеләде ул.
Читайте нас: