Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җәйнең һәр мизгеле кадерле

Чишмә поселогында яшәүчеләр җәйге көннәрдә нәрсә белән шөгыльләнә?

Җәйнең яртысыннан күбрәге үтте: җәй – ул елның яше дә, карты да кышкы суык кичләрдә җылы кояшлы көннәрне искә төшергән һәм көтеп алган ямьле вакыты.

Район гәзите хәбәрчесе Чишмә поселогында яшәүчеләрнең җәйге көннәрдә нәрсә белән шөгыльләнүен белешергә булды. Ачыклануынча, район үзәгендә ерак шәһәрләрдән килгән кунаклар күп. Мәсәлән, Костя Гребенюков картәнисе белән картәтисе янына Мәскәүдән кайткан. Кичләрен ул малайлар белән футбол уйнау өчен беренче мәктәп янындагы стадионга килә. Чишмәле Валерий Макаренко Калмаш елгасы буендагы аллеяда оныгы Святослав белән саф һавада йөри, алар әтисе белән ерак Читадан кунакка кайтканнар.

– Һәр кич саф һавада йөрергә чыгабыз, якында гына, Дуслык проспектында яшибез. Без тормыш иптәшем белән пенсиядә, җәен җиләккә йөрибез, еш кына буага балык тотарга барам. Бакчасын да карарга кирәк, – диде В. Макаренко.

Данила картәнисе янына Уфадан кайткан. Алар икәүләшеп урманга җиләккә барганнар, картәнисе аңа юл буенда очраган үсемлекләрнең үзенчәлеге турында сөйләгән. Ә кичләрен ул яшьтәшләре белән футбол уйный.

– Ял көннәрендә улым янына, һәм әнигә ярдәм итү өчен мин дә кайтам, – дип сөйләде Даниланың әтисе Олег Рейтер. – Калмаш елгасына балык тотарга йөрибез, үзебез генә белгән урын бар. Кайвакыт балыкны учакта кыздырабыз. Район Мәдәният сарае янындагы спорт мәйданчыгына да барып гимнастик күнегүләр ясыйбыз, квадроциклда йөрибез. Гомумән алганда, җәйнең һәр мизгелен файда белән үткәрергә тырышабыз.

Беренче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Рафаэль Карачурин, көн эссе булуга карамастан, баскетбол тубы белән күнекмәләр эшли иде. Ни өчен берүзең, дигән сорауга ул үзаллы шөгыльләнеп баскетбол уйнау осталыгын арттырам, диде.

– Гомумән алганда, мин хоккейчы, ярышларда катнашам. Хәзер егетләр килергә тиеш, стритбол уйнаячакбыз. Биредә һәр кич булабыз. Җәй тагын нәрсә белән шөгыльләнәмме? Еш кына Чукраклы авылына картәни белән картәти янына кайтам.

Фонтан янында оныкларын иярткән бер хатын очрады, алар барлык балаларга хас булганча, аңа миллион сорау яудыралар, ә ул аларга җавап табып өлгерә. Бу оныклары Азиз һәм Әминә белән Венера Мәгъсүмова булып чыкты.

В. Мәгъсүмова сүзләренә караганда, оныкларының әти-әнисе эштә, шуңа күрә балалар аның белән. Бергәләп саф һавада йөриләр, ял көннәрендә Каветка авылына баралар. Тиздән балалары һәм оныклары белән Анапага, диңгез буена ял итәргә китәчәкләр.

«Простоквашино» мәйданчыгында 1,5 яшьлек кызы Амелия белән яшь әнине очраттык. Чишмәдә төрле җирдә саф һава сулап йөрибез, Җиңү паркына да, Ленин паркына да барабыз. Кайвакыт минем әти-әни яшәгән Нуриман районында булабыз. Декрет ялы тәмамлангач элек эшләгән урыныма, поликлиникага эшкә чыгачакмын, диде Айгөл Мозаффарова.

Республикадан читтә ял итүгә килгәндә исә, Чишмәнең «Диос» туризм агентлыгында хәбәр итүләренчә якташларыбыз ял итәргә ярата һәм ял итә белә, алар кайвакыт Рәсәйдә: Краснодар краенда, Кырымда, яки чит илдә – күбесенчә Төркиядә ял итүгә өстенлек бирәләр. Юлламалар алуның кызу чоры июль-августка туры килә, ә ял итүчеләрнең уртача яше – 30–50дә.
Читайте нас: