Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Бер-берсе белән күптән очрашмаган сыйныфташлар кочаклашып күрештеләр, сөйләшеп туя алмадылар. Мине элекке укучыларым чакырды, шуңа да бу көнне очрашуга килми кала алмадым. Чөнки алар – башлангыч сыйныфларда укыткан беренче чыгарылыш укучыларым. Алар әле кичә генә беренче тапкыр мәктәп линейкасында басып торган кебек, баксаң, инде ярты гасыр – 50 ел гомер үтеп тә киткән. Ул заманнарда балалар күп булганга күрә укучыларны ике сыйныфка бүделәр, мин 25 бала укыган 2Б сыйныф җитәкчесе булдым. Шул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Фәнзил Габидуллин да Калмаш мәктәбе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.