Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балыклар күпләп үлә: сәбәбе нәрсәдә?

11 июльдә аноним автор Калмаш елгасында балыклар үлү турында социаль челтәргә куйган видео зур шау-шу тудырды.

Халык бу елгада балалар да су керә бит, дип аптырашта калды. Кайберәүләр елгага чистартучы корылмалар торбаларыннан пычрак су аккандыр, дип фаразлады.

Балыклар елганың тимер юл күпереннән түбәнрәк урында бигрәк тә күп кырылган. Видеога төшерүче кеше бу төрле балыкларга бай урын иде, дип зарлана. Телефондагы фотода корсаклары белән өскә калыккан чуртаннар, чабаклар, кушбашлар, табан балыклар күренә.

– Балык әрдә булып өелеп ята, – ди видео авторы.

Бу вакыйга турында «БСТ» телеканалыннан репортаж да күрсәтелде. Билгеле булуынча, поселок халкы Экология министрлыгына мөрәҗәгать итте. Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы А. Гайнуллин сүзләренә караганда, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа карамагындагы Территориаль идарәлеге белгече Р. Бәхтгәрәев телефоннан шалтыратканнан соң, алар «Чишмә-су хуҗалыгы» җәмгыяте директоры А. Хәкимов белән берлектә Калмаш елгасының су агып төшә торган урыннан түбәндәрәк урнашкан яр буйларын карап чыкканнар. Суның нинди дә булса матдәләр белән пычрануы табылмаган.

– 16 июльдә бу хәлне тикшерү өчен комиссия оештырылды, – дип хәбәр итте комиссия әгъзасы, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин. – Комиссия составына шулай ук Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территоиаль бүлеге начальнигы урынбасары А. Габидуллин, «Чишмә-су хуҗалыгы» җәмгыяте директоры Азат Хәкимов һәм БР Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясенең Чишмә районы бүлекчәсе егере Сергей Прохоров керде.

Таһир Салих улы хәбәр итүенчә, елга суы тикшерү өчен алынган, нәтиҗәсе бу атнада билгеле булачак. Бу хәл турында һәркем төрлечә фаразлый: берәүләр балыкларга кислород җитмәгән, дип сөйләсә, башкалары җиңел табыш алу өчен электркармак файдаланучы браконьер балыкчылар гаепледер, дип уйлый. Бу турыда берәр мәгълүмат белүче булса, 2-19-81 телефоны буенча безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Читайте нас: