Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Этләр урамда йөрергә тиеш түгел

Күптән түгел халык социаль челтәрләрдә урамда хуҗасыз йөргән этләр турындагы темага фикер алышты.

Чишмәлеләр поселокта курыкмыйча йөрергә мөмкин түгел, хуҗасыз этләр әле тегендә, әле монда кешегә ташланган, өере белән йөрүче этләр хәвеф тудыра, дип зарландылар.

Бигрәк тә үзләрен яклый алмаган кечкенә балалар өчен куркыныч. Ачыклануынча, бүгенге көндә этләр турындагы тема башкача форматта да көнүзәк. Хуҗалары этләрен ихатага түгел, ә урам яклап, үзләренеке булмаган территориягә бәйләп куя.

– Башкорт агросәнәгать колледжы Чишмә филиалының футбол кыры белән дистә елдан артык беркем дә файдаланмаган, якын-тирә йортларда яшәүчеләр аның барлыгы турында оныткан да инде. Әмма район хакимияте карамагындагы спорт комитеты аны быелдан башлап кулланылышка кертергә карар итте, – дип сөйләде колледж филиалы мөдире Гөлнара Гайнетдинова.

Футбол кырында үскән үләннәр быел чабылган, яңа капкалар куелган. Спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхамматов билгеләвенчә, биредә шикәр заводы футбол командасы тренировкага йөри башлаган, ә киләчәктә монда ярышлар үткәрү дә ихтимал. Тик, урамга бәйләп куелган этләргә якында гына спортчылар йөгереп йөрү бер дә ошамый күрәсең. Алар чылбырларын өзәрдәй булып ыргылып, буылып өрәләр. Ә бәйдән ычкынып китә калсалар аеруча куркыныч, аннары бәясе якынча биш мең сум торган туп эт янына барып төшсә, өзгәләп ташламый калмас!

Гөлнара Фәрит кызы сүзләренә караганда, Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин катнашлыгында үткән җыелышта якын-тирә йортларда яшәүчеләргә бу турыда аңлатканнар һәм этләрне урам якка бәйләмәүләрен сораганнар, каршы килүче булмаган. Күрсәтмәне үтәү вакыты пәнҗешәмбегә кадәр билгеләнгән.

Район гәзите хәбәрчесе үткән пәнҗешәмбе көнне бу урынга баргач, ике хуҗалыктагы этләрнең, элеккечә, урамга бәйләнгән килеш торуын күрде. Озакламый аларын да алырлар дип уйлыйбыз. Тик проблема шунда, поселокның башка урамнарында да шул ук хәл кабатлана. Шуңа күрә район үзәгендә яшәүчеләргә бу йортлар яныннан урап узарга туры килә.
Читайте нас: