Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Магнитны теше белән өзеп алган

Чишмәлеләр кибеттән чарасызлыктан урламый

Мессенджерда һәм Интернет челтәрләрендә еш кына кибет хезмәткәрләренең каракларны тотуы һәм урланган товарны кире киштәгә куярга мәҗбүр итүе турында видеоязмалар бар.

Супермаркетлардан һәм кибетләрдән әйбер урлау очраклары Чишмәдә дә теркәлә. Шушы көннәрдә тумышы белән Кыйгы районыннан булган, июнь аенда район үзәгендәге кибетләрдән әйбер урлап йөргән бер ирне тоткарладылар. Ул супермаркетлардан алкоголь урлап мотоциклга утырып качкан. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе (урлау) буенча җинаять эше кузгатылган.

– Безнең кибет, мәсәлән, авто һәм тимер юл вокзаллары арасында урнашкан һәм җиңел табыш яратучыларны магнит кебек үзенә тартып тора. Бушка килгәнне яратучылар арасында карап торуга яхшы гына киенгән, әдәпле күренгән кешеләр дә бар, алар бу хәлгә чарасызлыктан бармый. Мәсәлән, күптән түгел сәүдә залында бер исерек ир касса яныннан сиздермичә үтү өчен кыйммәтле алкоголь шешәсендәге магнитны тешләре белән өзеп алырга уйлады. Ә узган елда Шөнгәккүлдән килеп әйбер урлап йөргән бер гаиләне тоткарладык. Балалы яшь гаилә кибеткә кереп азык-төлек алды, ире кәрзин белән кассага килде, ә хатыны урамга чыгып китәргә ашыкты, шуның белән кибет хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итте. Ачыклануынча, бу хатын сумкасына күп кенә азык-төлек тутырган, ә кассадан чыкканда әйберләр сканер аша үтмәсен өчен сумка эченә фольгалы материал тегеп куйган, – дип сөйләде кибет директоры Н. Туктарова.

Кибеттән товар урлаучы балалар да бар, кече яшьтәге караклар еш кына касса янындагы киштәдән кәнфит яки шоколад сыптырып чыгалар. Полицейскийлар хәбәр итүенчә, җәйнең беренче аенда бер төркем мәктәп укучылары «Девятка» бистәсендәге бер кибеттән кәнфитләр һәм сагызлар урлап тотылган.

– Сабыйлар еш кына начар ният белән алмый, кайчак әти-әниләренең игътибары җитеп бетми. Бәләкәй баланың кәнфит ашыйсы килә икән, үрелеп ала да касса яныннан үтеп китә, түләргә кирәклеге турында белми дә, – диде Н. Туктарова.

Тик кайвакыт яшь аналар бөтенләй башка сыймаслык гамәлләр кыла, балалары белән капланып әйбер урлый. Азык-төлекне коляскага яки бала биләвенә яшерә.

Еш кына вак-төяк урлашу булса һәм гражданин беренче тапкыр шундый адымга барса, үзара килешү һәм зыянны каплау юлы белән җинаять җаваплылыгыннан котылып була. Ә гомумән алганда кибеттән әйбер урлаган өчен РФ Җинаять кодексының 158нче мад-дәсенең 1нче кисәге буенча җавап бирергә туры килә. Бу маддә буенча иң югары җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Читайте нас: