Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Биш көнлек хәрби тормыш

Дурас авылы мәктәбе интернаты 24–28 июньдә «Яшь спецназчы» хәрби-спорт лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

– Лагерьга 8–17 яшьлек 44 бала килде. Бу балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә, шулай ук мәктәп буенча исәптә торган, авыр тормыш хәлендә калган: аз тәэмин ителгән һәм (яки) күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Биредә бераз торганнан соң кайтасылары килеп өйләренә кайтып киткән кечкенәләр дә булганга күрә, балалар саны кимеде, – дип хәбәр итте лагерь начальнигы, «Ышаныч» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Галина.

Аның сүзләренә караганда, лагерьда тәрбияләнүчеләрне көнгә алты тапкыр ашату оештырылган. Балалар ике взводка бүленгән: беренче взвод 14 яшьтән алып һәм өлкәнрәкләр, икенчесе – 14 яшькә кадәргеләр. Көннәрнең яңгырлы торуына карамастан, лагерьда планлаштырылган чараларның барысы да диярлек тормышка ашырылган. Һәр көн балаларны рухи һәм физик яктан үстерүгә юнәлдерелгән: төрле ярышлар үткәрелгән, малайлар автоматларны сүтеп яңадан кору белән шөгыльләнгәннәр, граната ыргытырга өйрәнгәннәр. Шулай ук наркотиклар зыяны һәм террорчылык хәвефе турында фильмнар карау оештырылган. Алар янында көн саен тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча (ОБЖ) ике укытучы һәм педагог-психолог булган. Хокук саклау органнарыннан ике вәкил килгән.

– Лагерьга килүебезгә өч көн булды, көн саен нинди дә булса яңа чаралар оештырыла, вакыт сизелмичә дә үтә, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Шөнгәккүлдән килгән Азамат Түләков. – Менә бүген поселокка бардык, музейда булдык, мәчеткә һәм чиркәүгә кердек. Еш кына футбол уйныйбыз.

26 июньдә лагерьда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм Чишмә районының 95нче янгын сүндерү бүлеге командиры Равил Насыйбуллин килде. Ул янгын машинасын күрсәтеп, аның белән ничек эшләүләре турында барысын да аңлатып сөйләде. Яшь спецназчылар аңа төрле сораулар бирделәр.

Икенче көнне Чик буе сакчылары көне булды һәм яшь спецназчылар Алкин-2 авылында урнашкан хәрби частька экскурсиягә бардылар. Анда аларга хәрби хезмәт, һәр ир-егетнең туган илне сакларга әзер булырга тиешлеге турында сөйләделәр.

Смена ябылу тантанасында 100 метрга йөгерүдә, аркылы борыста күтәрелүдә, граната ыргытуда һәм озынлыкка сикерүдә җиңүчеләр бүләкләнде.
Читайте нас: