Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Юкә чәчәге нәрсәдән файдалы?

Юкә чәчәк ата башлады.

Аңарда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.

Файдасына килгәндә, юкә чәчәге температураны төшерә, ютәлдән булыша, иммунитетны күтәрә, кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, невроз вакытында тынычландыра, бөердән ташларны чыгара.

Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар.

20–30 минут төнәтеп, сөзеп бал белән эчәләр.

Йокысызлыктан интеккәндә бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәге салып чәй кебек пешереп, бөерләр ялкынсынганда бер стакан кайнар суга бер чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы салып көнгә 3–4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40–50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта.
Читайте нас: