Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әтием каршылаган кебек булды

Чукраклы авылы халкы сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә мемориал куйды

Әлфия Косимова

Шушы көннәрдә Чукраклыда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә мемориал ачылды.

Тантаналы чарага авыл халкы җыелды. Күпләр гаиләләре, балалары белән килгәннәр. Алар Уфа шәһәренең «Правда» отряды тәкъдим иткән Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы экспонатлар күргәзмәсе белән таныштылар. Мемориал ачу чарасы һәлак булган яугирләр рухына дога кылудан башланды.

Чукраклылар сугышта һәлак булган авылдашларына күптән һәйкәл куярга теләгән. Быел яз үткән җыелышта аны төзү турында карар кабул ителгән. Ул күмәк көч белән куелган – кемдер акчалата, кемдер кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Төзелешкә дип җыелган акчаның яртысын диярлек шул авылда туып- үскән Рөстәм Бәхтияров биргән.

Сугыш елларында Чукраклы авылыннан 87 кеше фронтка киткән, 22се яу кырыннан кайтмаган.

Мемориал ачылу уңаеннан оештырылган митингта катнашучылар билгеләвенчә, хәзерге буынның бурычы – халык батырлыгы турында онытмау, яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Чишмә районының сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе урынбасары Зинур Усеев та үз чыгышында шул турыда сөйләде: «Тарихи истәлекне саклау чираты тыл хезмәткәрләренә җитте, тик аларның сафы көннән-көн сирәкләнә. Әфганстан һәм локаль сугышлар ветераннары, әле яшәгән буын, без барыбыз да тарихны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез!».

Үрге Хаҗәттә яшәүче Хәниф Мөхәммәтҗанов: «Авылларда һәйкәлләр ни өчен кирәк?» дигән сорау куеп, үзе шуңа җавап та бирде: «Әтиебезнең 8 улы булган, барысы да фронтка киткән. Өчесе генә исән-сау кайткан. Ата-ананың нинди хәсрәт кичерүен күз алдына китерәсезме?! Сугыш безнең һәркайсыбызга кагылган. Без моны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Беркайчан да».

Күптәнге гореф-гадәт буенча мемориал ачылу тантанасына Филүс Хәлиуллин җитәкчелегендәге «Дим башкортлары» делегациясе чакырылды.

Чукраклыда туып-үскән Сәлимә Салихова әлеге вакытта Дәүләкән районының Иске Яппар авылында яшәсә дә, көн эссе булуга карамастан, тантаналы чарада катнашу өчен җиде чакрым җәяү килгән.

– Чукраклыда һәйкәл ачылуы турында ишеткәч тә юлга чыгарга җыендым. Юлда машина очрамады, җәяү килдем, хәтта таягымны да онытканмын. Каяндыр көч таптым. Бирегә килгәч әтием каршылаган кебек булды, исән кебек күз алдыма килде. Шундый ачык итеп күрдем... Бик мөһим эш башкарылды, барыгызга да рәхмәт! – диде ул.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу соңгы ике елда Дурас авылы биләмәсендә төзелгән өченче мемориал. Тагын берсен июль урталарында Бүләкбаш авылында ачу планлаштырыла.
Читайте нас: