Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балыкчылар кунакка килде

14–16 июньдә Чишмә районында спиннинг белән ярдан балык тоту буенча бөтенрәсәй турниры – «Урал кубогы-2019» үтте.

Калмаш елгасындагы буада 18 төбәктән (Башкортстан, Удмуртия, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульянов, Свердловски, Чиләбедән) килгән командалар катнашты. Һәр команда өч кешедән торды, һәм һәр командадан аерым судья билгеләнде, алар арасында Чишмә спортчылары К. Моисеев, В. Воробьев һәм С. Прохоров та бар иде. Балык тоту спорты буенча бөтенрәсәй категориясендәге судья Дмитрий Баум баш судья итеп билгеләнде.

Беренче көнне турнир ачылу тантанасы, шобага салу һәм күнекмәләр үтте. Балыкчылар алдында Башкортстан Республикасының Балык тоту спорты федерациясе рәисе Борис Ковязин һәм «Ярдан спиннинг» секциясе мөдире Рамил Тяпаев чыгыш ясадылар.

– Яр буенда төрле урыннарда балык тоту өчен өч зона җиһазландырылды. Башкортстан командасы составында – Уфа һәм Стәрлетамак спортчылары, – дип сөйләде балык тоту спорты буенча II категория судья Кирилл Моисеев.

Турнирда катнашучылар өчен буа буенда палаткалар лагере корылды, кыр кухнясы оештырылды. Ярышта катнашучылар арасында бердәнбер хатын-кыз – Ханты-Манси автоном округыннан килгән балык тоту спорты мастерлыгына кандидат Виктория Бурмистрова да бар иде.

Нигездә микроджиг (спиннингның бер төре) белән тоттылар. Балык күләме дә исәпкә алынды. Ә тотылган балыкларның иң зурысы 340 грамм авырлыктагы алабуга иде.

Безнең республика командасы иң яхшы биш команда исәбендә булды, ә абруйлы беренче урынны һәм «Урал кубогы-2019»ны Мәскәү өлкәсеннән килгән балыкчылар алып китте. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе, өченчедә – Сверловски, Удмуртия командасы безнекеләрдән бераз алда – дүртенче урында булды.
Читайте нас: