Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиләкле җәйләр җитте...

Чишмә питомнигында җиләк җыю мизгеле быел 14 июньдә башланды.

Бирегә көн саен йөзләгән кеше килә, ял көннәрендә аларның саны ике, ә кайвакыт өч тапкырга артып китә. Уфадан, Уфа районыннан һәм, әлбәттә инде, Чишмәдән килүчеләр күп.

– Чишмә районына җиләккә дүртенче ел рәттән киләбез. Уртача алганда, ел саен 15шәр килограмм җыябыз, кайнатма ясамыйм, балаларга ашатам, бер өлешен витаминнары саклансын өчен шикәр комы гына кушып суыткычка куям, – диде Альбина Якупова.

Уфадан килгән Лариса Бакирова җиләкләрне шулай ук кайнатмыйча саклауга өстенлек бирә, аңа кызы Рената да җиләк җыеша.

Җиләк-җимеш совхозында «витязь» һәм «оскорянка» сортлы бакча җиләге үстерелә, гомуми мәйданнары 35 гектарлы җиде басу бар. Җиләк җыю иртәнге биштә башлана һәм кичке биштә тәмамлана, яңгыр яуганда график үзгәрә. Җиләк җыючыларга уңайлылык өчен күчмә буфет бар. Җиләк белән бушлай сыйланырга теләүчеләр дә табыла, бу яклап барысы да катгый: басу сакчылары, каравыллаучы этләр бар, территория һавадан да күзәтелә – квадрокоптерлар оча.

Район гәзите хәбәрчесе белән аралашкан җиләк җыючылар җиләкләрне үлчәткәндә бик зур чират барлыкка килүенә зарландылар. Шуңа күрә сабырлык туплап көтәргә, һәм вакыт тизрәк үтсен өчен берәр күңелле шөгыль табарга туры килә. Мәсәлән, Алия Заһитова тормыш иптәше белән чират көткән арада фотосессия оештырган. Кемдер юл читендәге үләнгә утырып китап укый, башкалар сөйләшеп тора.

Әйткәндәй, быел Чишмә питомнигы 70 еллык юбилеен билгели, ә май аенда ул килешү нигезендә 30 елга «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенә тапшырылган. Әлеге вакытта ул күп тармаклы хуҗалык, төп эшчәнлек юнәлеше – республикада районлаштырылган җиләк-җимеш культураларының утырту материалларын үстерү.

Бакча җиләгеннән тыш биредә кура җиләге, кара карлыган, сырганак, алма, шулай ук бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм сызма культуралар да үстерәләр. Теплица хуҗалыгы, агач әйберләр остаханәсе, кибет һәм үзләренең эшкәртү цехы бар, киләчәктә аны үзгәртеп кору һәм җиләк-җимешләрдән экологик чиста повидло җитештерү планлаштырыла.

Редакциядән

Район гәзитенең социаль челтәрдәге төркеменә «Җиләк-җимеш питомнигы янында дистәләгән автомобиль тора, бу башка машиналарга Чишмә – Ярми юнәлешендә хәрәкәт итәргә комачаулый. Бу гына да түгел, кайберәүләр әле генә питомниктан җыеп чыккан җиләкне капка янында ук сата, аңлашылуынча, аның хакы да кыйммәтрәк. Ә берәүләр хәтта машинадан гына 50 килограммлы капчыкларда шикәр комы да сатып тора», дип язып куйган бер укучыбыз.
Читайте нас: