Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Рябинушка» милли киемнәр парадында катнашты

Үткән атнада Уфада «Евразия йөрәге-2019» Халыкара фестиваль барышында Башкортстан халыкларының тугандаш бердәмлеген символлаштырган милли киемнәр парадында безнең якташлар да катнашты.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың чакыру хаты буенча Чишмә районыннан парадта Шөнгәккүлнең сигез кешедән торган «Рябинушка» рус фольклор коллективы катнашты.

– Парадта искиткеч җылы һәм дустанә халәт хакимлек итте. Төрле милләтләр киемнәрендәге 2500 кеше катнашты! Безне сәламләүче, кул болгап калучы күп санлы тамашачылар булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Шөнгәккүл Мәдәният йорты мөдире Наталья Гуторова.

Ул шулай ук «Рябинушка» ансамбленең әлеге чарада беренче тапкыр катнашуын, узган елда Чишмә районы исеменнән «Умарина» коллективы баруын билгеләде. Җыелу һәм парад башлану урыны Башкорт дәүләт драма театры каршындагы мәйданга билгеләнде, соңгы нокта «Ватан» этнопаркы булды. Республика парады дуслык әйлән-бәйләне белән тәмамланды. Ә соңыннан тамашачылар фольклор коллективлар һәм Надежда Бабкина концертын карадылар.
Читайте нас: