Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ярмилеләр күңелле итеп сабантуй үткәрде

15 июньдә ярмилеләр һәм авыл кунаклары күңелле итеп сабантуй үткәрделәр.

Авыл бәйрәмендә барысы да – дәртле җыр-биюләр, көч һәм җитезлектә ярышулар булды. Күркәм милли киемнәр, күңелле җырлар, гармун һәм баян моңнары бәйрәмгә ямь өстәп җибәрде.

Сабантуйга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин килде. Авыл халкын бәйрәм белән Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев, «Марат» мәчете хәзрәте Фәрит Исмәгыйлев котладылар.

Бай һәм матур итеп бизәлгән тирмәләр сабантуйның аерылгысыз өлеше булып тора. Ярмилеләр дә аларны оештыру төркеме (Ринат, Расих, Артур, Рамил, Рәхил Галикәевлар, Ф. Улямаев, Ф. Исмәгыйлев, Ф. Собханкулов) тырышлыгы белән куйган.

Ярмилеләргә һәм бәйрәмгә килгән кунакларга авыл Мәдәният йортының үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар, район Мәдәният сарае активистлары һәм Калмаштан килгән кунаклар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.

Ә мәйданда авыл халкы коеп узган яңгырдан соң күп көч салып, зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп төрле бәйгеләрдә – капчык киеп йөгерүдә, бүрәнә өстендә капчыклар белән бәрешүдә, чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка салып, көянтә-чиләк белән, итекләр киеп йөгерүдә, армрестлингта, гер күтәрүдә һәм башка ярышларда катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Ә инде иң тамашалы күренеш, әлбәттә, милли көрәш булды, тамашачылар анда катнашучылар өчен актив җан аттылар. Ярми авылында яшәүче Руслан Рәхимов барысыннан да көчлерәк булып чыкты – бүләккә ул электән килгән гадәт буенча тәкә алды.

Сабантуй мәйданында бик күпләр бүләк алды, аларны яшьләре сиксәннән узган әбиләргә һәм бабайларга (алар авылда 26 кеше), 50 ел (6 гаилә) һәм 60 ел (1 гаилә) бергә яшәгән парларга һәм авылдагы иң кечкенә балага тапшырдылар. Авыл халкына бәйрәм оештыруда эшкуарлар ярдәм күрсәтте.


Г. Сәрвәрова, Ярми Мәдәният йорты мөдире,

Р. Галикәев, художество җитәкчесе
Читайте нас: