Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңгыр астында булса да кәефләр күтәренке булды

Үткән шимбә Тәпәреш авылында фермерлар тарафыннан оештырылган сабантуй булды.

Халык сабантуй үтәчәк мәйданга алдан ук җыела башлады, тирә-юньгә җыр-моң яңгырады, соңгы әзерлек эшләре барды. Көн болытлы булуга карамастан, Тәпәреш сабантуена күрше авыллардан, район үзәгеннән, хәтта Уфадан килүчеләр дә күп иде.

– Без Уфада торабыз, әти-әниләр Иске Мусада яши, бәйрәмгә ел саен кайтырга тырышабыз. Ул элекке танышларны күрү, гаилә белән ял итү мөмкинлеге, – диде Алсу Камалова.

Ә Гыйльметдин Абдрахманов Тәпәрешкә беренче тапкыр килгән һәм авылның, тирә-як табигатьнең матурлыгы белән таң калган.

– Ике ел элек Уфадан Дураска күчендем, бу якларның табигате гүзәл, кешеләре дә яхшы күңелле. Мин үзем тумышым белән Зианчура районыннан, –дип сөйләде Гыйльметдин абый.

Шул авылда яшәүче Наилә Бәдретдинова сабантуйга балалары һәм оныклары белән килгән.

– 86 яшьтәмен, яшь чагымда колхозда эшләдем, Чишмә районына 1960 елның 1 февралендә, кияүгә чыккач, күченеп килдем. Тәпәреш күптән туган ягыма әйләнде инде, – диде Наилә әби.

Бәйрәмгә Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Янаулныкы Илшат Вәзигатов, Дәүләкәннеке Илгиз Мөхәммәтҗанов килделәр. Флүр Зинур улы тәпәрешлеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, сабантуй – ул төрле милләттәге һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәм, дип билгеләде.

– Бүген Тәпәрешкә килүемнең сәбәбе гади – тормыш иптәшем Илзира Әнәс кызы бу авылдан, –диде И. Вәзигатов.

Илзира Вәзигатова сүзләренә караганда, сабантуйны оештыручыларның берсе, фермер Дамир Идиятуллин, аның ике туганы.

– Бу туганнар белән очрашу өчен бик яхшы форсат, – диде ул.

Сабантуйда концерт программасын татар эстрадасының билгеле җырчысы Илшат Яппаров алып барды. Дәртле җырлар яңгыраганда барлык кунаклар, олысы да кечесе дә биюгә төштеләр. Көрәшчеләр келәмдә бил алышты, колга башына менәргә, капчык бәрешергә теләүчеләр чират тезелде. Урындагы фермерларның, шул исәптән Марат Әхмәтшинның атлары катнашлыгында ат чабышлары булды.

– Ярышка өч ат чыгардым, берсендә кызым Айгөл Моратова узышып беренче урын алды, – дип шатлыгы белән уртаклашты фермер.

Сабантуйда иң тамашалы күренешләрнең берсе авиашоу булды. Бәйрәмгә килүчеләр, яңгыр астында калып чылансалар да, насыйп булса киләсе елда да килербез, дип яхшы кәеф белән таралыштылар.
Читайте нас: