Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Аделина талантлар йолдызлыгында балкыды

«Талантлар йолдызлыгы» бәйгесенең гала-концерты булды

3 июньдә Уфада дәүләт концертлар залында Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел һәм халык шагыйре Мостай Кәрим тууга 100 ел тулу уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр катнашлыгында «Талантлар йолдызлыгы» бәйгесенең гала-концерты булды.

Анда республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 60 бала, шул исәптән чишмәле Аделина Янбарисова катнашты.

– Кызым «Талантлар йолдызлыгы» бәйгесендә өченче ел катнаша, элекке елда ул «Вокал башкару» номинациясендә икенче урын алган булса, быел – өченче урында, без бик шат һәм кызыбыз белән горурланабыз. Бәйге һәм концертны оештыру уңай тәэссоратлар калдырды, анда елдан-ел күбрәк бала катнаша.

Аларга бик яхшы бүләкләр тапшырыла, – диде Марина Янбарисова.

Бәйге өч этапта үтә: гаризалар кабул итү, сайлап алу туры һәм төп бәйге. Балалар «Вокал башкару», «Музыка сәнгате осталыгы», «Бию сәнгате», «Ишарәләр белән җырлау», «Оригиналь жанр», «Сәнгатьле уку», «Өлкән + бала», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен киемнәр тегү һәм аларның дизайны» номинацияләрендә катнаштылар.

Чишмә районыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле ун бала ДЮСШ биргән автобусларда тамашачы булып бардылар. Концерттан соң күпләр киләсе елда «Талантлар йолдызлыгы» бәйгесендә катнашырга теләк белдерде.
Читайте нас: