Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Саумы, кояшлы җәй һәм көтеп алган каникуллар

Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар имтихан тапшырган арада калган укучыларның җәйге каникуллары башланды.

Мәктәп карамагындагы савыктыру лагерьлары балалар ялының киң таралган һәм кулай формасы булып тора.

– 2019 елда 1–21 июньдә Чишмә районының 21 мәгариф оешмасындагы көндезге лагерьларга 950 бала йөри (үткән ел белән чагыштырганда 50гә күбрәк). 1–18 июньдә хезмәт һәм ял лагерьларында 430 бала булды, – дип билгеләде Чишмә районының балалар һәм үсмерләр ялын оештыру координаторы Альмира Мәкъсүтова.

– Лагерь – ул яңача тормыш образы, ул уеннар һәм үзара аралашу вакыты. Балалар ел буена тупланган киеренкелектән арына. Алар белән югары квалификацияле педагоглар һәм инструкторлар эшли, – диде ул.

Әлеге вакытта Чишмә поселогының 5нче мәктәбе шау-гөр килеп тора: балалар сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә. Биредә көндезге лагерьга 57 бала йөри. Бу көнне көндезге лагерьда «Дуслык бәйрәме» үтә иде, анда балалар дуслык, аның ни өчен кирәк булуы турында фикер алыштылар, шулай ук бердәмлектән, дуслыктан башка җиңү мөмкин булмаган уеннар уйнадылар.

– Безнең «Кояшлы шәһәр» лагерена 7–14 яшьлек 57 бала йөри. Балалар белән сигез педагог эшли, алар нигездә башлангыч сыйныфлар укытучылары, – дип сөйләде лагерь начальнигы Гүзәлия Галимова.

Гүзәлия Гүзәр кызы сүзләренә караганда, лагерь программасы бай эчтәлекле: балалар музейга, Сынташ чишмәсенә экскурсиягә барганнар, «Матурлык көне» үткәргәннәр, алда балалар сабантуе һәм тагын да бик күп кызыклы чаралар булачак.

Быел җәй «Чишмә» спорт комплексы да һәр елдагыча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

– Лагерь 1 июньдә эшли башлады, смена 21 июньдә ябылачак. Агымдагы елда лагерьга 115 бала йөри, алар биредә иртәнге 9дан 14.30 сәгатькә кадәр була, көнгә ике тапкыр ашату оештырылган. Балалар дүрт отрядка бүленгән. Шуннан тыш, алар ата-аналар рөхсәте белән бассейнга йөри ала, әмма бу түләүле, – дип сөйләде лагерь начальнигы Азамат Исмәгыйлев.

Лагерьда һәр көнгә эш планы язылган, программа бик эчтәлекле: бер көн китапханәгә экскурсиягә баруга багышланган, анда балалар өчен викториналар үткәрелгән, икенче көнне тренерлар «Күңелле стартлар» оештырган, балаларга күңелсезләнеп тору өчен вакыт юк.

– Мин икенче ел җәйге лагерьга йөрим, биредә бик ошый. Күп дуслар таптым. Барыннан да бигрәк, бассейн һәм футбол күңелемә хуш килә. Күптән түгел «Күңелле стартлар» булды, һәр команда көндәшләрен җиңәргә тырышты, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эмиль Нигъмәтҗанов.

Альмира Әләм кызы сүзләренә караганда, 2019 елда 5062 баланың ялын оештыру планлаштырыла, бу Чишмә районындагы балаларның гомуми күләменнән 96 процент тәшкил итә.
Читайте нас: