Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Мемориалга юл онытылмасын...

15 июньдә Чишмә районының Новокиевка авылы зиратында Бөек Ватан сугышында катнашкан новокиевкалылар хөрмәтенә мемориал ачылды.

Бу көн Изге Троица алдында торган ата-аналар шимбәсенә туры китереп сайланды. Шуңа күрә халык чара тәмамланганнан соң ата-бабалары каберенә дә зиярәт кыла алды.

Читтән килгән кешегә Новокиевкага юл табу бик җиңел түгел, шулай да зират янына бик күп машиналар тукталган һәм халык җыелган иде. Күпләр үз туган телендә – украинча сөйләште.

– Ерак 1900 елда безнең ата-бабаларыбыз бирегә Киев өлкәсеннән килеп төпләнгән. Бу якларда яшәгән алпавыт Лавейкодан җир сатып алганнар, аның тегермәне Өршәк елгасында торган. Бирегә үзләренең мал-туары белән йөз гаилә килеп урнашкан, шулай итеп Новокиевка авылы барлыкка килгән. Кайчандыр монда бик зур авыл, бай колхоз булган. Кызганычка каршы, әлеге вакытта нибары 10–12 йорт калган, – дип сөйләде зират караучы Виктор Гончар.

Виктор Никитович әйтүенчә, ике ел элек коймасы янтайган һәм чүп үләне баскан зиратны тәртипкә китерергә карар иткәннәр. Уртак көч белән, акча җыеп яңа койма һәм капка куйганнар. Аннан соң мемориал күтәрергә һәм икенче бөтендөнья сугышында катнашкан новокиевкалылар истәлеген мәңгеләштерергә булганнар.

Әлеге идеяне Николай Смоляр тәкъдим иткән, ул мемориал күтәрүгә иганәчелек ярдәме күрсәтеп, изге эшкә якынча 150 мең сум акча биргән. Кызганычка каршы, Николай Григорьевич бу тантаналы көнгә кадәр яши алмаган. Әмма ул башлаган эшне тормыш иптәше Светлана Смоляр дәвам иткән. Мемориалның мәрмәр плитәсенә 74 исем һәм фамилия уеп язылган. Мәгълүматларны архивтан, район хәрби комиссариатыннан һәм хатирәләрдән алганнар.

– Бу һәйкәл, һичшиксез, кирәк. Ул безнең өчен истәлек, яшь буын өчен тарих, горурлык. Әлеге сугышта иремнең бертуганы Иван Панченко хәбәрсез югалган. Биредә аның исем-шәрифләре дә язылган. Зиратта революция чорында һәлак булган

17 кеше җирләнгән туганнар каберлеге дә бар. Мин җәй айларында авылда яшим, туган як үзенә тарта, ә кыш балалар янына шәһәргә китәм, – дип сөйләде Надежда Панченко.

Бу көнне бирегә Новокиевкада яшәүчеләр, шулай ук тумышы белән бу авылдан булган һәм әлеге вакытта читтә гомер кичергән йөздән артык кеше җыелды. Ольга Михайлюк Уфада туып-үскән, әмма үз тамырларын онытмый. Һәм ел саен әти-әнисе һәм балалары белән ата-бабаларының каберен карарга кайта. Мемориал плитәдә аның карт картәтисе Никита Маренконың һәм бабасы Василий Михайлюкның исемнәре дә бар.

Чишмә чиркәвеннән килгән Владимир атакай Жданов сугыш кырында һәлак булганнар рухына багышлап дога кылды, Чишмә район Советы секретаре Марат Байбурин авыл халкына яугир авылдашларын хөрмәт белән искә алганнары һәм мемориал куйганнары өчен рәхмәт белдерде. Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов Новокиевка авылыннан 41 кешенең сугыш кырында ятып калуын билгеләде. Бирегә җыелучыларга исәнлек-саулык, уңышлар, авылның чәчәк атуын теләде. Якташларын хөрмәт белән искә алу өчен украин халкы диаспорасы башлыгы Василий Бабенко да килгән иде. Виктор Гончар авылдашларын үз тамырларын, ата-бабаларын онытмаска, истәлекле урынга хөрмәт белән карарга чакырды.

– Бу һәйкәл, өлкән буыннан бигрәк балаларга, оныкларга, туруннарга кирәк, аларны бирегә алып килеп карт бабалары турында сөйләргә мөмкин булачак. Сугышта һәлак булганнарны гына түгел, фронттан кайткач җимерек илне күтәрүгә көч салган кешеләрне дә батырларга тиңләү мөһим. Әлеге мемориалга юл онытылмасын иде, – диде Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.

Новокиевкалылар мөмкинлектән файдаланып мемориал төзүгә зур өлеш керткән Виталий Нестеренкога, Евгений Гончарга һәм Василий Редькинга рәхмәт белдерделәр, ә Светлана Смолярга район хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Читайте нас: