– Бала чагымның иң якты хатирәсе сабантуй белән бәйле: җиде яшемдә әти мине район сабантуена алып килде, бу көнне беренче тапкыр атка атланып йөрдем һәм көн буена уеннарда катнаштым. Ә ярты гасырдан соң үзем дә оныгымны сабантуйга алып килдем, аның күңелендә дә якты тәэссоратлар калыр, дип ышанам, – дип хатирәләре белән уртаклашты Илгиз Хәбибуллин.
Чишмә сабантуена Башкортстан Республикасының ведомствоара җәмәгать иминлеге советы секретаре Алексей Касьянов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин һәм Айдар Якупов, Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев һәм башкалар килде.
Бәйрәм зур хореографик композиция белән башланды. Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов сабантуйны ачу турында игълан итте. «Нурис» җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Исаковка, «Башкир-агроинвест» механизаторы Рушан Ибраһимовка, «Үзәк» МТС предприятиесе Чишмә бүлекчәсенең машина белән сыер саву операторы Гөлшат Фәезовага районның хезмәт даны байрагын күтәрү хокукы бирелде.
Хезмәт иясенә хөрмәт һәм дан
Алексей Касьянов та чишмәлеләрне бәйрәм белән котлады.
– Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзләрен һәм изге теләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. Бүген без һәркем яраткан күркәм бәйрәмгә – сабантуйга җыелдык. Республикабыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре буенча илдә алдынгылыкны саклап кала һәм ышанычлы рәвештә Рәсәй Федерациясенең алдынгы төбәкләре арасына керә. Чишмә районы аграрчылары республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә күп көч-куәт сала. Районда эшләүче шикәр һәм май экстракцияләү заводлары республикада алдынгы урыннарны алып тора һәм төбәктән читтә дә билгеле. Кадерле дуслар, сезгә тырыш хезмәтегез һәм югары һөнәрилегегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип чишмәлеләргә мөрәҗәгать итте Алексей Анатольевич.
Район башлыгы билгеләвенчә, «Агро-Альянс», «Нурис», «Башкир-агроинвест», «Агропромбизнес», «Агросервис», «Үзәк» МТС җәмгыятьләрендә чәчү кыска агротехник срокларда һәм сыйфатлы башкарылган. Ул шулай ук җирләрне чәчүгә әзерләгән, бөртекле һәм техник культуралар чәчкән механизаторларның исем-шәрифләрен укып үтте.
– Тырыш хезмәте белән уңышка нигез салган, бүгенге көндә чәчүлекләрне тәрбияләү, мал азыгы әзерләү белән мәшгуль булган башка бик күпләр мактауга лаек, – диде Ф. Уразмәтов.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин маллар кышлату һәм язгы кыр эшләре йомгаклары буенча район ярышларында җиңүчеләрнең исемнәрен атады: беренче урында – «Нурис» җәмгыяте, икенче урында – «Агро-Альянс», өченче урында – «Үзәк» МТС. Гомумән алганда, бу көнне мактауга лаек алдынгы хезмәткәрләрнең исемнәре яңгырады (аларның исем-шәрифләре гәзитнең 7 июньдә чыккан 46нчы санында – редакция искәрмәсе), барысы да район хакимияте башлыгы кулыннан Мактау грамоталары, чәчәкләр, акчалата бүләкләр алдылар.
– Безнең хезмәт ияләре һәр өлкәдә уңышларга ирешә, һәм күпләрнең исемнәре район сабантуйларында тәү тапкыр
яңгырамый. Без ветераннарыбызның данлыклы хезмәт традицияләрен дәвам итүче производство алдынгылары белән горурланабыз, Чишмә районының авыл хуҗалыгы комплексы хезмәткәрләренә эш сөючәнлекләре, туган ягыбызны яратуы һәм үз һөнәрләренә тугры калуы өчен рәхмәт белдерәбез. Сабантуй бәйрәме барыгызны да игелекле гамәлләргә илһамландырсын. Күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычлар, алда торган эшләрне башкарып чыгу өчен көч өстәсен. Барыгызга да ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, иминлек телим, – дип сүзенә йомгак ясады Флүр Зинур улы.
Тәэссоратлар, катнашучыларның дулкынлануы, җанатарларның мактау авазлары – сабантуйга килүчеләрнең күңеле булды!
Юртаклар ярышында 11 ат катнашты. Дүрт чабыш йомгаклары буенча «Башкир-агроинвест» җәмгыятеннән Марат Юлдашбаев иярләгән Кортик кушаматлы ат иң җитезе булды. Ул дистанцияне 3 минут 10,20 секундта үтте. Икенче булып «Урал» җәмгыятеннән Неаполь кушаматлы атында Олег Мирхәйдәров (3 минут 10,59 секунд), өченче булып 3 минут 10.82 секундта Чишмә элеваторыннан үзенең Прибой кушаматлы атында Роман Балашов килде. Җайдаклар ярышында 9 ат катнашты, «Агро-Альянс» җәмгыятеннән Айнур Фәхретдинов Актау кушаматлы атында беренче булып килде (2 минут 24.10 секунд), икенче урында – «Урал» җәмгыятеннән Синьор Акбаш кушаматлы атында Эдик Гарифуллин (2 минут 31.92 секунд), өченче булып «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятеннән
Ариэль кушаматлы атында 2 минут 43.41 секундта Илмир Гаделшин килде.
Җайдаклар һәм юртаклар чабышыннан соң халык таралышырга ашыкмады. Аларны тагын да бер мавыктыргыч тамаша – бригадирлар бәйгесе көтте. Җиде катнашучыга атларын дөрес итеп, иң мөһиме, тиз арада җигеп мәйдан буйлап бер әйләнеш үтәргә кирәк булды. Әйткәндәй, аларның күбесе бу бәйгедә тәүге ел гына катнашмый, мәсәлән, «Новотроицкий» җәмгыяте сөт фермасы мөдире Олег Мирхәйдәров биш ел рәттән чемпион булды. Быел да ул атын тиз арада җигеп утырды, тик узышта өченче булып килде. «Үзәк» МТС җәмгыятеннән яшь бригадир Илвир Миргалиев җиңүче булды, ул атын җигеп арбада 800 метр араны 2 минут 25.72 секундта үтте. «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Айрат Әлмөхәммәтов –икенче урында.
Бәйге тәмамланганнан соң балалар атларны сыйпап карарга рөхсәт сорадылар, малайлар арбаларга, ике тәгәрмәчле тачанкаларга утырып, үзләрен ат чабышларында катнашкан кебек хис иттеләр.
– Үскәч минем дә атым булачак, – дип хыялланып әйтеп куйды бер малай.
Авыр кыр эшләре артта калгач ял итәргә дә мөмкин!
Сабантуй алдынгы авыл эшчәннәрен хөрмәтләү бәйрәме генә түгел, танышларыңны һәм якыннарыңны очрату мөм-кинлеге дә.
Сабантуйны халык уеннарыннан башка да күз алдына китереп булмый! Уен-бәйгеләр үткән урыннарда бик күп тамашачылар җыелган. Бер генә сабан туе да милли көрәштән башка үтми, ул бәйрәмнең мөһим өлеше. Биредә катнашырга килүчеләр дә, карарга теләүчеләр дә күп булды. Көрәшне күзәтеп торган тамашачыларның үзара сөйләшүе ишетелеп калды: «Әнә теге яшел билбаулы егет оста көрәшә. Ә тегесе көчсезрәк, аны ә дигәнче калак сөягенә салыр, мөгаен».
11 метрлы шома колга башындагы бүләкне алу өчен бигрәк тә көч салырга туры килде. Менәргә теләгән һәркем булдыра алмады. Тамашачылар аларга дәрт биреп: «Әйдә, әйдә. Бирешмә, әз генә калды!» дип үсендереп тордылар, ә инде колга башына кадәр менеп җитүчеләрне аста торучылар көчле алкышлар белән каршыладылар. Әйтергә кирәк, колга башына җитезләр һәм кыюлар менүгә карамастан, барлык хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлде, һәр катнашучыга саклык билбавы кидерелде.
Күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк ваткан урында да бала-чага күп иде. Төз һәм туры тидерүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады.
Армрестлингта күбесенчә ир-атлар көч сынашты, кемдер танышы, туганы, кияве өчен җан атып торды. «Борчылма, киләсе елда җиңәрсең, хәзер тәҗрибәң бар инде», дип җиңелүчеләрнең кәефен күтәрергә тырыштылар. Спортның бу төрендә Айдар Мөслимов 75 килограммга кадәр, ә Евгений Лихман 75 килограммнан югарырак авырлык категорияләрендә җиңү яуладылар. Янәшәдә генә гер күтәрүдә ярыштылар. Ә бераз арырак бүрәнәгә атланып салам тутырылган капчыклар белән бер-берсен тәпәләделәр. Биредә төп бурыч көндәшеңне бүрәнәдән капчык белән бәреп төшерү булды. Ярышлар судьясы аларны дәртсендереп торды, аның әледән-әле «Ягез, башладык. Бер-берегезгә якынрак утырыгыз, буегыз җитми бит» дигән сүзләре ишетелеп торды. Бу ярышта яшьләр дә һәм җегәрлекләрен югалтмаган өлкәннәр дә катнашты. Волейбол һәм футбол мәйданчыклары да, һәрвакыттагыча, күп тамашачы җыйды.
Шул арада бәйрәм концерты башланды, анда районның фольклор ансамбльләре, «Задоринки», «Бусинки» балалар бию коллективлары катнашты, халык арасыннан чыгыш ясаучылар да булды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.
Бәйрәмдә чишмәлеләр генә түгел, шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Күмертау шәһәрләреннән, Благовар, Миякә һәм Авыргазы районнарыннан килүчеләр дә бар иде.
– Сабантуй булачагын белгәч, ат узышларын, халык уеннарын карау өчен гаиләбез белән Уфадан килдек, улыбызга аның нинди бәйрәм булуын күрсәтәсебез килде. Ә тормыш иптәшем Павел волейбол уйнарга тели, – диде Элина Мөдәррисова.
Җыр-моң тавышы төтен һәм шашлык исе белән кушылып һавага күтәрелде һәм тирә-юньгә таралды. Сабантуй шәп үтте!
– Бәйрәмгә гаиләбез белән килдек. Килмичә булмый, бу минем дә бәйрәм, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә Джон Дир тракторында эшлим. Язгы кыр эшләре тәмамланды, туктап хәл алырга да була. Балалар күңел ача, без ял итәбез.
– 82 яшьтә булсам да, ел саен Яңавыл авылыннан сабантуйга киләм. Кайвакыт бәйгеләрдә дә катнашам: көянтә-чиләк белән, кашыкка йомырка салып йөгерәм. Өйдә тик утырасым килми. Монда кешеләрне күрәм, рәхәтләнеп концерт карыйм, күңелләр күтәрелеп китә.
– Сабантуйга ат чабышлары карарга килдем. Бик тамашалы булды, йөрәк җилкенде. Аннары авыш баганага мендем һәм бүләккә чәйнек алдым. Багана селкенеп торганга бераз шүрләтте. Бүген дуслар белән дә очрашырмын дип ышанам.