Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чәчү тәмамланса да, эшләр күп әле

Иртәгә, 8 июньдә, Чишмә районының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең меңъеллык тарихы булган һәм чәчү эшләре тәмамлануны символлаштырган бәйрәме – сабантуй.

Миңневәли Мусин, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы
Бу көнне без электән килгән гадәт буенча язгы кыр эшләренә һәм маллар кышлатуга йомгак ясыйбыз. Үткән елдан аермалы буларак, быел яз иртә килде, район хуҗалыклары 8 апрельдә үк басуларда дым каплата, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башлады. Җылы һава торышын салкыннар һәм яңгырлар алыштырды, бу язгы кыр эшләрен бераз тоткарласа да, басу эшчәннәре 2019 елгы уңышка нигез салу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләде.

Сабан ашлыклары 53 мең гектардан артык мәйданда, шул исәптән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар – 28,8 мең, техник культуралар – 18,7 мең, шикәр чөгендере – 6099, көнбагыш 9029 гектарда чәчелде.

Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре горчица (2356 га), рапс (55 га), соя (297 га), шепкән (232 га) кебек техник культуралар мәйданнарын арттырды, шулай ук җитен үстерүчеләр дә бар.

Агуланган, яхшы сыйфатлы I–III репродукция орлыклар чәчелде, аларның гомуми күләменнән 10 процентын элита орлык тәшкил итә. Физик авырлыкта 6610 тонна минераль ашлама кертелде, гамәлдәге матдәдә һәр гектарга 38,9 килограмм тәшкил итте.

Гомумән алганда язгы кыр эшләрен оешкан рәвештә, кулай агротехник срокта һәм сыйфатлы башкарып чыктык. Басу эшчәннәре май бәйрәмнәрендә ял итмәде – бу көннәрдә эшләре күп булды. Бөртеклеләр чәчүдә 113 агрегат, шул исәптән 10 чәчү комплексы катнашты, 55 агрегат техник культуралар чәчү белән мәшгуль булды.

Язгы кыр эшләрен беренче булып башлаган, чәчүне югары агротехник дәрәҗәдә һәм сыйфатлы үткәреп тәүгеләр рәтендә тәмамлаган «Нерал-Чишмә» җәмгыятен билгеләп үтү мөһим. Хуҗалыкта көздән үк ашламалар һәм ягулык запасы булдырылды, басуларга табигый ашлама кертелде. «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс», «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсе һәм «Нурис»та эшләрне тиешле агротехник срокта башкарып, язгы кыр эшләрен үткәрүдә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Крестьян-фермер хуҗалыклар да алдынгы хуҗалыклардан калышмады һәм вакытында чәчәргә тырышты. Әлеге вакытта алар карамагында 17,5 мең гектар җир, бу гомуми мәйданнарның 21 процентын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр чәчүлекләрне тәрбияләүнең беренче этабын тәмамлаганнан соң пар җирләрен эшкәртүгә керештеләр, быел аның мәйданы 17,5 мең гектарга кадәр арттырылды. Әлеге басуларда хуҗалыклар бөртекле уҗым культуралары һәм чиста пар җирендә мул уңыш бирүче шикәр чөгендере чәчәргә планлаштыра. «Башкир-агроинвест», «Нерал-Чишмә», «Агропромбизнес» җәмгыятьләрендә сидераль пар җирләре кулланып туфракның уңдырышлылыгын арттыру белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле туфрак структурасын яхшырталар. Сидерат сыйфатында күбесенчә кандала үләне, ә соңгы вакытта горчица кулланыла, сидерат чәчү чыгымнары тулысынча каплана.

Шушы көннәрдә «Нурис» җәмгыятендә мал азыгы әзерли башладылар. Әлеге вакытта авыл эшчәннәренең төп бурычларының берсе – чәчүлекләр тәрбияләү белән беррәттән маллар өчен сыйфатлы азык хәстәрләү. Шуны билгеләү мөһим, район аграрчылары әлеге бурычны җиренә җиткереп үти. Терлекчеләр дә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Җитештерү күләмнәре узган ел дәрәҗәсендә саклана. Кышлату чорында тере авырлыкта 1261 тонна мал-туар һәм кош-корт үстерелде, тулаем савым 6645 тонна, һәр сыердан савым 3157 килограмм тәшкил итте, бу узган елның шул чорындагы дәрәҗәдән күбрәк. Районда савып алынган гомуми сөт күләменең 34 процентын җитештергән «Нурис» җәмгыяте алдынгы хуҗалыклар исәбендә, биредә һәр сыердан 3627 кг сөт савып алына. Шулай ук «Агро-Альянс», «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсе дә яхшы күрсәткечләргә иреште.

Һава торышының тотрыксыз булуына һәм кайбер кыенлыкларга карамастан, чәчү эшләрен вакытында тәмамлаган һәм әлеге вакытта чәчүлекләр тәрбияләү белән мәшгуль булган басу эшчәннәренә рәхмәт белдерәм. Быел да мул уңыш алырбыз һәм җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын сатып алу бәяләре лаеклы һәм гадел булыр, дип ышанабыз.

Җаваплылыгы чикләнгән «Нурис» җәмгыяте язгы кыр эшләре һәм маллар кышлату йомгаклары буенча район хуҗалыклары арасында беренче урын алды, икенче урында – «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсе, өченчедә – «Агро-Альянс» җәмгыяте.

Барлык авыл эшчәннәрен Сабантуй бәйрәме белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, эштә уңышлар телим. Сабан туе матур, күңелле һәм истә калырлык бәйрәм булсын, кадерле авыл эшчәннәре!
Читайте нас: