Исегезгә төшерәбез, республика нормалары буенча, быел апрель-июльдә районнан 92 кешене хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла.
Бу көнне егетләрне озатып калу өчен әти-әниләре, дуслары һәм туганнары килде. Якында гына бер төркем яшьләр басып тора:
– Без дустыбыз Динәхмәт Нигъмәтуллинны армиягә озатырга килдек. Мин үзем хезмәт итеп кайттым, һәм дустыма да кайбер киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бирдем. Аның исән-сау хезмәт итүен телим. Ә без аны сагынып көтеп торырбыз, – диде Баһрам Атаев.
Чишмә районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Вәсим Мәхмүтов булачак солдатларга юлда үз-үзеңне тоту, исерткеч эчемлекләр куллану тыелу турында инструктаж үткәрде. Вәсим Сәгыйть улы шулай ук контракт буенча хезмәт турында сөйләде, сорауларга тулы җавап бирергә тырышты.
Егетләргә ташламалы тариф белән ике сим-карта бирелде: берсе солдат өчен, икенчесе – әти-әниләргә. Вәсим Сәгыйть улы армиядә Интернетка кереп булмый торган һәм камерасыз телефоннар гына рөхсәт ителүен ассызыклады.
Инструктаж үткәрелгәннән соң егетләрне табиб тикшерде.
– Бүген улым Александрны армиягә озатам. Хәрби хезмәткә үзе теләп китә. Барысы да яхшы булсын иде, дип борчылам. Армия – мәктәп яисә институт кебек, тормыш юлындагы бер баскыч, барырга кирәк, – диде Әмин авылыннан килгән Юлия Панарина.
Караякуп авылыннан Алмаз Әхмәтҗанов та һәр ир-егеткә армия мәктәбе үтү мөһим, дип исәпли.
– Туганнарны, якыннарны сагыначакмын, әлбәттә, әмма бер ел бик тиз үтеп китәр, дип уйлыйм. Ә хәрби билет киләчәктә эшкә урнашканда кирәк булачак, – диде ул.
Булачак Ватанны саклаучылар туганнары белән хушлашты, призыв пункты начальнигы хәерле юл теләгәннән соң егетләр утырган «Газель» юлга кузгалды.