Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Саумы, Иске Муса!

Бәйрәмгә кайчандыр бу авылда туып үскән якташлар да кайтты

Май аеның ямьле бер көнендә Иске Муса авылы халкы «Саумы мәктәп, саумы, авыл! Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәменә җыелдылар.

Бәйрәм үткән урынны авылның бөтен тарафына яңгыраган бию көе буенча эзләп табарга була иде. Мәктәп янында яңа такталардан ясалган, матур итеп бизәлгән сәхнә һәм тамашачылар өчен эскәмияләр куелган. Авыл халкы җыелышып чара башлануын көтә. «Нихәл? Кайда торасың? Кайда эшлисең?» дигән сораулар ишетелде. Ачыклануынча, бу 40 ел күрешмәгән сыйныфташлар икән.

– Әйдәгез, мәктәпкә кереп чыгыйк әле! – дип тәкъдим итте кемдер, һәм барысы бергәләп мәктәп ягына таба киттеләр.

Бу вакыйга уңаеннан авылга кайчандыр биредә туып үскән, әлеге вакытта еракта гомер кичергән якташлары да кунакка кайткан. Чарада ике йөзләп кеше катнашты, бик күп еллар күрешмәгән танышлар бер-берсе белән сөйләшеп туялмадылар.

– Дүртөйледән кайттым, авылдан 1981 елда чыгып киткән идем. Элек авылга ел саен сабантуйга кайта идек, хәзер үткәргәннәре юк. Бүген биредә бик күп танышларымны, дусларымны очраттым. Шундый бәйрәмнәр ешрак булсын иде. Туган ягымны, балачагым үткән авылымны сагынам, – дип сөйләде Рәис Сәхәбетдинов.

Бәйрәмне оештыручы – БДУ доценты, Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов. Ул да чыгышы белән Иске Мусадан. Марат Сабит улы билгеләвенчә, бу чара әлеге вакытта туган яктан читтә гомер кичергән авылдашларны, якташларны бер-ләштерү максатында оештырылган.

– Җәмгыятьтә төрле үзгәрешләр күзәтелсә дә, без авылыбыз, районыбыз тарихын, милли мәдәния-тебезне һәм гореф-гадәтләребезне, туган авылыбыз Иске Мусада туып үскән билгеле шәхесләрне белергә һәм онытмаска тиешбез, – диде Марат Шәрипов.

БДУ студентларының концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәп җибәрде.

Милли киемнәрдә дәртле биюләр, моңлы җырлар халык күңеленә хуш килде. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре дә читтә калмадылар: төрле яклап ярдәм күрсәттеләр, чыгыш ясадылар.

Бәйрәмнең мәдәни программасы билгеле шагыйрь, авылдашлары Муса Галинең тууына 95 ел тулуга багышланды. Китапханә авыл тарихы, чыгышлары белән шул авылдан булган шәхесләр, мәктәп турында эчтәлекле стенд тәкъдим итте.

Балалар игътибарын төрле бәйгеләр һәм ярышлар үткән мәйданчык җәлеп итте. Аларга бушлай туңдырма таратылды.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин халыкны күркәм бәйрәм уңаеннан тәбрик итеп, Чувалкип авыл Советы биләмәсенең җәмәгать тормышында актив катнашкан Гамбәр Гәрәевка һәм районның авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән һәм күп еллар намуслы хезмәт куйган Фәнис Ганиевка Чишмә районы хакимияте исеменнән грамоталар тапшырды.

Ришат Мәмлиев, Рамил Каюмов, Хәниф Халиков укытучыларына рәхмәт белдереп авылдашлары алдында чыгыш ясадылар.

– Алар төпле белем бирмәгән булса, тормышта уңышка ирешә алмас идек, – диделәр алар.

Хезмәт юлын Иске Муса авылында башлаган педагогия фәннәре докторы Филарит Терегулов авылга «Социогеном – Укымышлы кеше – Галәм» китабын бүләк итте.

Чара ахырында Марат Сабит улы бәйрәмне оештыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерде һәм грамоталар тапшырды.
Читайте нас: