Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өч көнгә – армиягә

15–17 майда Чишмә районында унынчы сыйныф укучылары өчен хәрби-кыр уеннары үткәрелде.

– Агымдагы елда ул Башкорт агросәнәгать колледжында үтте. Районның 60 унынчы сыйныф укучысы өч взводка бүленде, һәркайсында взводный билгеләнде, сәламәтлек торышы буенча азат ителгән 14 кешедән башка барысы да катнашты, – дип билгеләде җыен начальнигы Илдус Әминев.

Җыенның тәүге көне армия тормышы белән танышуга багышланды. Укучылар караватны хәрбиләрчә җыештырырга, казармада тәртип булдырырга өйрәнделәр. Көн тәртибе һәм туклану шулай ук армиядәгечә булды.

Икенче көн иртәнге физзарядкадан башланды. Арытаба егетләр түземсезләнеп көткән мәл җитте – Кенигсберг-Городокскиның Кызыл байраклы 12нче аерым инженерлар гвардиясе бригадасы базасына атарга өйрәнергә бардылар. Хәрби часть капитаны барысын да аңлатканнан соң егетләр каска һәм бронежилет киеп «АК-74м» автоматыннан өч тапкыр аттылар.

– Без Иске Муса авылыннан дүрт кеше килдек һәм бер казармага эләктек, бергә күңеллерәк, әлбәттә. Бүген беренче тапкыр чын коралдан аттым, ошады, кинолардагы кебек гөрселдәү тавышы яңгырап торды, – диде унынчы сыйныф укучысы Артур Бәширов.

Төшке аштан соң егетләр 100 метрга һәм бер чакрымга йөгерделәр, противогаз киделәр һәм тактик әзерлек үттеләр.

Өченче көнне йомгак ясалды, спорт буенча аерылып торганнар бүләкләнде.

– Миңа биредә ошады – яхшы физик хәзерлек үттек, ашатулары да әйбәт булды. Хәрби тормышның барлык нечкәлекләрен белдек. Хезмәт итү теләгеннән кире кайтмадым, киресенчә, бу ниятем ныгыды гына, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты гимназия укучысы Геннадий Эранян.
Читайте нас: