Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Булачак медицина хезмәткәрләре – авылда

Агымдагы елның 20 апреленнән 31 октябренә кадәр үтүче «#ДоброВСело» Бөтенрәсәй проекты барышында Чишмә районының Горный авылына Уфа медицина колледжыннан бер төркем волонтер-студентлар килде.

– Әлеге проект бездә тәүге тапкыр, көтелмәгән хәлләр булганда халык беренче медицина ярдәме күрсәтә алсын, диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүе үтү мөһимлеге турында белсен өчен үткәрелә. Волонтерлар шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларына да кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә, – дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Венера Латыйпова.

Булачак медицина хезмәткәрләре Горный мәктәбендә укучылар белән очраштылар, аларга сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү мөһимлеге турында сөйләделәр. Ашыгыч медицина ярдәме буенча практика үтүче студентлар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча осталык классы үткәрделәр һәм йөрәк-үпкә реанимациясен дөрес итеп эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. Укучыларга манекенны «тергезеп» карау мөмкинлеге бирелде. Практикантлар шулай ук аяк-кул сынганда, тән пешкәндә, туктаусыз кан акканда ничек беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлаттылар. Ә бу вакытта студентларның бер өлеше Горный фельдшер-акушерлык пункты стеналарын буяды.

– Әлеге проект Рәсәй Федерациясе һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм үзәк район дәваханәләре ярдәмендә илнең барлык төбәкләрендә үткәрелә. Безнең колледж студентлары Чишмә районына килде. Халыкка мәгълүмат бирүдән тыш фельдшер-акушерлык пунктлары бинасының эчке ягын төзекләндерү дә безнең бурычка керә, – дип билгеләде Уфа медицина коллежды директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Алия Акчурина.

Алия Наил кызы сүзләренә караганда, әзерләнеп килү өчен нинди эшләр башкарыласы турында алдан белешкәннәр. Студентларның кайберсе пациентлар белән эшләргә ярдәм итә: кан басымын үлчи, анкета тутыра һ. б.


Безнең белешмә

Чишмә районында күчмә чаралар графигы: 20 май – Горный авылы ФАП, 7 сентябрь – Караякуп ФАП, 21 сентябрь – Калмаш һәм 26 октябрь – Ярми авылларының фельдшер-акушерлык пунктлары.
Читайте нас: