Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә музеендагы төн

Чишмә районының Тарих-крайны өйрәнү музее «Музейлар төне-2019» Халыкара акциягә кушылды.

Музей ишекләре кичке алтыдан төн уртасына кадәр ачык булды. Әлеге акциядә Башкортстанның йөздән артык музее катнашты.

Музейга килүчеләр алдында Чишмә районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин, музей директоры Радик Әхмәдиев, район Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов һәм Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина чыгыш ясадылар.

– Бүген без, беренче чиратта, сеңлебез Радмиланың чыгышын карарга килдек, бүген ул җырлаячак. Бәйрәмнең ничек оештырылуын да карыйсыбыз килде, әлегә барысы да ошый, – диде Уфадан кайткан кунак Артур Гәрәев.

Бик зур концерт программасы булды: «Радуга», «Аленушка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, район Мәдәният сараенда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Кечкенә артистларга татлы күчтәнәчләр таратылды.

– Бүген чыгыш ясарга теләүчеләр бик күп, берсен дә кире какмадык, – диде Радик Рәшит улы.

Музей акциясе өч мәйданчыкта үтте: – Рәсәйдә театр елы барышында «Музей һәм театр» («Театр – үзенчәлекле дөнья» күргәзмәсе, «Чишмә халык театры тамашачылар йөрәгенә юл ача» видео-презентациясе, «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең театрлаштырылган тамашасы); – «Башкортстан Республикасына 100 ел» («Республика барлыкка килү: тарихи шәхесләр» күргәзмәсе, «Борынгы көнкүреш әйберләре», «Туган ягым – Башкортстан» викторинасы, «Экспонатны эзләп тап» бәйге-уен); – «Мостай Кәримгә 100 яшь» мәйданчыгы (әдәби-музыкаль кунакханә, «Үз тормышым белән горурланырга хаклымын» күргәзмәсе, «Туган як җырчысы Мостай Кәримгә багышлана…» видео-презентациясе, «М. Кәрим тормышы һәм иҗаты» викторинасы).

Бу көнне музей буйлап карап йөрергә мөмкин булды, биредә бик күп экспонатлар куелды, тематик зоналар оештырылды.

Кич буена осталык класслары күрсәтелде. Аларны Ринат Рәхимов («Ракета очыру»), Лилия Байбурина («Келәм туку») һәм Оксана Маннапова («Гәзит битен бөтереп әйберләр ясау») алып барды.

Акция барышында Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеена меңнән артык кеше килде.
Читайте нас: