Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Һәркем пионер була алмый

Ел саен 19 майда пионериянең туган көне билгеләнә, гадәттәгечә бу көнне дүртенче сыйныф укучылары пионерлар оешмасына кабул ителә.

Агымдагы елда Чишмә районында 550 бала пионерлар сафына кабул ителде. Районда барлыгы ике меңнән артык пионер бар.

Чишмә поселогында һәлак булган яугирләр хөрмәтенә мемориал куелган скверда укытучылар һәм пионер хәрәкәте ветераннары балаларга тантаналы шартларда галстуклар бәйләделәр. Хәзер алар – районның «Прометей» пионерлар оешмасы әгъзалары. Хәзерге пионерларның галстугы совет чорындагы кебек кызыл түгел. Ул биш төсле. Аның бер ягы – республика флагы төсләрендә, икенче ягы вакытлар бәйләнешен аңлатучы һәм шатлыкны балачакны гәүдәләндерүче ачык сары төстә.

Районның мәгариф идарәлеге методисты Нурия Мөхәммәтшина һәм ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин да укучыларны пионерлар сафына алу уңаеннан котладылар.

– Минем зур апам да пионер, аның да галстугы бар, мин аныкын бәйләргә өйрәндем инде, хәзер үземнеке булачак. Һәркем пионер була ала, дип уйлыйм, бу исемгә лаек булу өчен тырыш һәм хезмәт сөючән булырга кирәк, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты дүртенче сыйныф укучысы Илина Караголова.
Читайте нас: