Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңгырасын гитара моңы!

Гитара моңын сөючеләр һәр җирдә: консерватория залында, туристлар учагы янында, солдатлар казармасында һәм тамашачылар тулы стадионда да табыла.

Советлар илендә һәр малай гитарада уйнарга хыялланган. Безнең заманда исә барысы да булмаса да, гитарада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр бар.

– 2011 елда Чишмә сәнгать мәктәбендә тынлы уен кораллары буенча укыта башладым. Бер айдан соң Пионерлар һәм укучылар йортының «Гитарада уйнау» берләшмәсенә җитәкчелек итүне ышанып тапшырдылар, – диде Артур Сәетов.

Уфа сәнгать училищесында «Эстрадада музыка сәнгате» бүлегендә белем алганнан соң Артур туып үскән Чишмә поселогына кайта. Ул малай чактан ук гитарада уйнау белән мавыга. Башта җиңел көйләрне өйрәнсә, арытаба җитди, классик әсәрләр кызыксындыра башлый. Шунда ул тормышын музыка сәнгате белән бәйләргә карар итә.

– «Гитарада уйнау» берләшмәсендә беренчедән башлап унберенче сыйныфка кадәр балалар шөгыльләнә. Күбесенчә үсмер яшьтәге малайлар килә. Алар биредә музыка белеме нигезләре белән танышалар, аккомпанемент техникасын үзләштерәләр, гитарада көйләр уйнарга өйрәнәләр. Кемнеңдер бик тиз килеп чыга, ә кемгәдер өйрәнер өчен вакыт кирәк, барысы да тырышлыктан тора. Әлеге вакытта миндә 23 укучы шөгыльләнә, – диде яшь педагог.

Уйнарга өйрәнергә теләүчеләргә гитара бирелә. Әгәр укучы җитди мавыгып китсә һәм белемнәрен арттырырга теләсә, бу вакытта әти-әниләре уен коралын үзләре сатып ала.

Әлеге берләшмә укучылары икенче ел рәттән «Уйна, гитара!» республика бәйгесендә катнаша, узган елда беренче урын алганнар.

– Гитара берләшмәсенә өченче ел йөрим, – диде беренче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Кирилл Шестаков. – Гитарам үземнеке. Артур Миңнехәлил улы – сабыр һәм заманча педагог. Гитарада уйнау ошый, бу минем хобби. Унынчы сыйныфка калсам, мотлак рәвештә дәресләргә йөреячәкмен.

Гитарачылар берләшмәсенә электән спорт мәктәбе карамагында булган кабинет бирелгән. Ул зур түгел һәм кысанрак.

– Биредән артык әйберләрне чыгарып ремонт ясасак, балаларны уңайлы шартларда гитарада уйнарга өйрәтергә мөмкин булачак, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Артур Сәетов.
Читайте нас: