Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Балачак-2019» векторы»

15 майда Уфада «Балачак-2019» векторы» Бөтенрәсәй конгрессы барышында Республиканың ата-аналар форумы үтте.

Чишмә районы делегациясе составында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин, бала хокуклары буенча вәкил Алена Кузьмина, укучыларның әниләре – Энҗе Әхмәдуллина һәм Надежда Емец катнашты. Форумның максаты – ата-аналарны борчыган проблемалар турында фикер алышу һәм аларны бергәләп хәл итү юлларын табу. Пленар өлештән соң «Ата-аналар белән диалог» булды, ул «Хәвефсезлек», «Төзекләндерү һәм экология», «Мәгариф һәм сәламәт тормыш рәвеше», «Барлык гаиләләр өчен башлангычлар» дигән дүрт тематик бүлектән торды.

– Форумда Чишмә районының ата-аналар берләшмәсе рәисе буларак катнаштым. Радий Хәбиров җәмгыять алдында торган аеруча көнүзәк проблемалар: демографиянең кимүе, балалар пособиесе күләмнәре, сабыйлар үлеме турында сөйләде. Республика буенча балалар үлеме статистикасы тетрәндерде. Эшемә бәйле булган һәм аеруча кызыксыну тудырган мәктәптә туклану мәсьәләсе турында да сүз барды. Радий Фәрит улының хәзерге заманда балаларга гаять зур мәгълүмат «агыла», безнең бурыч – аларны әлеге агымдагы агрессиядән һәм начарлыктан саклап калу, дигән сүзләре белән килешәм, – диде Энҗе Ревил кызы.
Читайте нас: