Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бөтен шартлар: ашханәсе дә, мунчасы да бар

Районда чәчү эшләре тәмамланып килә.

Сишәмбе көнне район гәзите хәбәрчесе «Үзәк» МТСның «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсенең Романовка авылы янындагы басуларының берсендә булды.

Биредә Фәрит Бикчуров «Джон Дир»да берьеллык үләннәр чәчә.

– Урамда эшсез йөргәндә генә көн салкын ул, ә басуда эшләү өчен бик яхшы һава торышы, чәчүлекләр өчен дә әйбәт, – диде Фәрит Барый улы.

Бүлекчәдә эшләр белән идарә итүче Илгиз Ишмаев сүзләренә караганда, май урталарында көннәр яңгырлы торуга карамастан, чәчү тиешле вакытта бара.

– Басу эшләрен 12 апрельдә башладык, сәбәбе язның иртә килүендә генә түгел – басуларның күбесен көздән әзерләп калдырган идек, шул рәвешле язгы кыр эшләре күләмен киметтек, – ди Илгиз Рәдиф улы.

Хуҗалыкта эшләр җитәрлек: чәчүлекләр структурасында 744 гектар бодай, 217 – арпа, 270 – борчак, 569 – шикәр чөгендере, 694 – көнбагыш, 768 гектар мәйданда берьеллык үләннәр.

Басу эшләре чорында техника ватылмыйча тормый, агрегатлар Чувалкип авылындагы гаражда ремонтлана.

– Кайбер урыннарда җир авыр, юеш, шуңа күрә вак-төяк ватылулар була, – дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Марат Янбарисов.

Чәчүлекләрдә тәүге шытымнар күренә башлаган, аграрчылар басу эшләре белән беррәттән чүп үләннәренә каршы көрәшә. «Үзәк» МТС җәмгыятендә чөгендерне химик утауга керешкәннәр.

Механизаторлар ял итсен һәм чираттагы эш көне алдыннан көч туплый алсын өчен биредә барлык шартлар булдырылган: тулай торак һәм ашханә бар, басу эшчәннәрен көнгә дүрт тапкыр бушка ашаталар. Менюда – ит, ярмалар, бәрәңге, хуҗалык теплицасында үстерелгән яшелчәләр һәм татлы чәй. Хезмәткәрләр кырдан кайтуга көн саен мунча әзер.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 23 майга 41750 гектар җир чәчелгән, бу планга карата 83% тәшкил итә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 23120 га, шикәр чөгендере 6069 гектарда урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын химик эшкәртү бара, шикәр чөгендере чәчүлекләре 5528 гектарда уталган, 1839 гектарда икенчегә утау башланган, әлеге вакытта бу эш белән «Нерал-Чишмә» һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләре, «Үзәк» МТСның «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе шөгыльләнә. Аграрчылар чәчү эшләре тәмамлану белән пар җирләрен эшкәртергә керешәчәк.
Читайте нас: