Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Торонто һәм Монреальда башкорт теленнән диктант яздылар

Җомга, 18 майда, башкорт теленнән Халыкара диктант яздылар.

Камил Моратов
Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чараны үткәрү турындагы карарга кул куйды.

Белемнәрне тикшерүдә Рәсәйдән, ерак һәм якын чит илләрдән 100 меңнән артык гражданин катнашты.

Төп мәйданчык Башкорт дәүләт университеты булды, диктант үткәрелгән башка мәйданчыкларга шуннан трансляция алып барылды. Башкорт теленнән диктантны безнең республика шәһәр, районнарында гына түгел, Казанда, Ырынбурда, Чиләбедә, Ханты-Мансида, Пермьдә, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә дә язарга мөмкин булды. Чит илдә Монреальда, Оттава һәм Торонтода (Канада), Нью-Йорк һәм Лос-Анжелеста (АКШ), Стамбул һәм Антальяда (Төркия), Гуанчжоу һәм Пекинда (Кытай), Нурсолтанда (Казахстан) диктант язу мәйданчыклары эшләде.

Башкорт теленнән диктантның Уфада 2014 елдан башлап язылуын билгелик. Быел юбилей елында диктант тәүге тапкыр халыкара статус алды. Акцияне Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстанның югары уку йортлары ректорлары советы, Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фонд оештырды.


Редакциядән

Чишмә районында Дурас һәм Караякуп мәктәпләрендә башкорт теленнән диктант яздылар. Караякупта 124 кеше: укытучылар, мәктәп укучылары, педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Иң яшь катнашучыларга – дүртенче сыйныф укучыларына һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Дурас мәктәбендә 180 кеше диктант язды. Телне өйрәнә башлаучылар һәм камил белүчеләр ике мәктәптә дә ике аудиториягә бүленделәр.
Читайте нас: