Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ремонтлавын ремонтлыйлар да...

Подъездлар тәртипкә китерелә, тик кеше хезмәтен юкка чыгаручылар да бар

Районда подъездларны комплекслы ремонтлау программасын тормышка ашыруның беренче этабы тәмамланып килә.

Чишмә поселогында күп фатирлы дүрт йортта: Кошчылык комбинаты, 1а, 2а, Типография урамы, 23 һәм Чишмә авылының Колхоз урамы, 18дә 6 подъезд 1 июньгә кадәр куллануга тапшырылырга тиеш.

Почта тыкрыгындагы 1нче йорт подъездларында ремонт эшләре билгеләнгән вакыттан иртәрәк башланган. Өч атна элек кенә подъезд бик караңгы булган, стеналардан штукатурка кубып, коелып төшкән.

– Бу 1963 елда төзелгән йорт, идәннәре тактадан, подъездның икенче катындагы идәннәрне юып булмый – су саркып беренче кат стенасы буйлап агып төшә иде, – дип сөйләде йорт буенча җаваплы Тамара Наконечная.

Хәзер подъездда чиста, түшәмнәр агартылган, икенче катның идәннәренә фанера, беренче катта плитә җәелгән, стеналар зәңгәрсу яшел төскә буялган, яктырткычлар һәм почта тартмалары алыштырылган.

– Без бик канәгать, иң мөһиме, бик тиз эшләделәр, май бәйрәмнәре булса да, озакка сузмадылар, – диде бу өйдә яшәүче Нурсилә Байбурина.

Подъездларда ремонт башланганчы идарә итүче компания әзерлек эшләре башкарган, аерып әйткәндә, электрүткәргечләр капланган; Типография урамы, 23тә тулай торакта иске янгын щитлары тимердән эшләнгәнгә алыштырылган; Кошчылык комбинаты урамындагы 1а һәм 2а йортларда кладовка биналары ремонтланган.

– Әмма һәр җирдә дә башкарылган эшкә сакчыл карамыйлар, мәсәлән, тулай торакта янгын щитын куйган көнне үк ватканнар, яңа гына буялган стеналарга тибеп буявын куптарганнар, – дип сөйләде «Чишмә районының торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов. – Ә Кошчылык комбинаты урамындагы 1а йортта плитәне ике тапкыр түшәргә туры килде – анда яшәүче халык «Басмаска!» дип кисәткән язу эленеп торуга карамастан, яңа салынган плитә өстеннән йөрегән, шуңа күрә ул тигез ятмаган. Бу йортта цемент идән җәйдек, тик исерек бер ир шул ук көнне аны таптап бозган, шул сәбәпле яңадан эшләргә туры килде. Төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы үзенең социаль челтәрдәге битендә шуңа охшаш хәлләр турында болай дип язган: «Без сезнең белән фикер алышканнан соң нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгеләдек. Тормыш шартларын яхшырту өчен күңелебезне салабыз. Ә хәзер күрегез – яңа гына ремонт ясалган подъездларны вәхшиләр нинди хәлгә төшерә».

Полициягә гариза язмаганнар.

Хәер, кеше хезмәтенең кадерен белмәүчеләрне акылга утыртсаң да ярар иде. РФ Җинаять кодексының 214нче маддәсе буенча, биналарны яисә башка корылмаларны җимергән, җәмәгать транспортында яисә башка җәмәгать урыннарында милекне бозган өчен 40 мең сум яки хөкем ителүченең хезмәт хакы, яисә өч айга кадәр башка кереме күләмендә штраф салына. Шулай ук 360 сәгатькә кадәр мотлак эшләр башкару, яисә бер елга кадәр холык төзәтү эшләре, яки өч айга кадәр кулга алу рәвешендә җәза бирелергә ихтимал.

2019 елда Чишмә районында күп фатирлы 17 йортта 42 подъездны ремонтлау планлаштырыла, бу безнең райондагы подъездларның гомуми саныннан якынча 6% тәшкил итә.

Бу бик яхшы. Арытаба барысы да, стеналарына теләсә нәрсә язылган пычрак, каралмаган яисә якты, чиста, уңайлы подъездларда яшәячәгебез үзебезгә бәйле. Подъездларны бозып йөрүчеләрне акылга утырту юлын тапмабызмыни?!
Читайте нас: