Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңү өчен рәхмәт

Эшкуар О. Глухова бәйрәм алдыннан сугышта катнашучылар янында булды

Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча төрле акцияләр үтте, шуларның берсе «Ветеранны илтеп куй» дип аталды.

Бу акция барышында В, С категориясе булган машина йөртүчеләр Бөек Ватан сугышы ветеранына дәваханәгә, кибеткә яисә башка берәр җиргә барырга ярдәм итте.

Ә шәхси эшкуар, Чишмә авылындагы акваклуб хуҗасы Ольга Глухова йөрәк кушуы буенча «Яшь буыннардан рәхмәт» акциясен тормышка ашырды. Апрель аенда ул Инстаграмда аквапаркның рәсми сәхифәсендә 26 апрельдән 8 майга кадәр эшләгән акчаларының ветераннарга бүләкләр сатып алуга тотылачагы турында хәбәр итте. Җиңү көне алдыннан ул балалары – 9 яшьлек Лиза, 13 яшьлек Ярослав һәм урынбасары Зимфира Галина, аның оныгы Лина белән сугышта катнашкан 13 кеше яшәгән торак пунктка барды. Алар өлкәннәрнең һәркайсына чәчәк бәйләме, чәй, җимешләр һәм чәй эчәр өчен тәм-томнар салынган күчтәнәчләр таратып чыктылар.

– Без бабайларның өйләренә барып хәлләрен сораштык, сөйләшеп утырдык, аларга нәрсәләр кичерергә туры килүен уйласаң, күңел тула, – диде О. Глухова.

Арслан авылында яшәүче Гаян Йосыповка бүләк тапшыру өчен Җиңү көненә багышланган митинг үткән клубка барганнар. Гаян Камалетдин улы кулына винтовка тотып сугышка киткәндә 18 яше дә тулмаган булган. Сугышта өч тапкыр яраланган, контузия алган, ә Бөек Җиңүне Латвиядә каршылаган.

– Фашист снарядының өч ярчыгын әле булса теземдә йөртәм. Туган авылыма 1945 елның ноябрендә кайттым, яралы булуым өстенә, сөйләшкәндә тотлыга идем. Мондый хәлдә мин кемгә кирәк, дип уйладым. Әмма язмыш сөйгән ярым – Заһидә белән очраштырды, бергә яши башлавыбызга 68 ел булды, – диде ул.

Гаян абый I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Кыюлык өчен», «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң колхозда тракторчы булып эшләгән.

– Минем картәтием Николай Глухов та сугышта катнашкан, 9 май безнең гаилә өчен һәрвакыт мөһим бәйрәм булды.

Балачакта барыбызның да өстәл янына җыелып картәтинең сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлавыбыз, шул чордагы җырларны җырлавын хәтерлим. Балаларыбызның ветераннарны онытмавын һәм аларның каһарманлыгын хөрмәт белән искә алуын телим, – диде Ольга.

Җиңү көне алдыннан районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда һәркем транспарантка кую һәм «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен фронтовикларның фотосын ясатып алалды. Бу эштә «Таврос» компанияләре төркеме төсле принтер белән иганәчелек ярдәме күрсәтте. Ике меңнән артык фото бушлай бастырып бирелде.

Моннан тыш, компаниянең PR-менеджеры Рената Гәрәева хәбәр итүенчә, сугышта катнашучыларга фермерлар әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылган.
Читайте нас: