Делегациягә Чишмә районының Руслар соборы рәисе, сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина җитәкчелек итте.
– Безнең районда 52 меңнән күбрәк кеше яши, 2010 елда Бөтенрәсәй халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, шуларның 20 проценты рус милләтеннән, – дип билгеләде Татьяна Владимировна. – Гомумән алганда, Чишмә районында 20дән артык милләт вәкиле тату һәм дус яши, һәм алар арасында беркайчан да милли яки дини нигездә бәхәсләр булганы юк. Без барлык халыкларның гореф-гадәтен хөрмәт итәбез һәм шул ук вакытта үз телебезне һәм мәдәниятебезне кадерләп саклыйбыз. Шуңа охшаш съездларда катнашу Башкортстанның башка төбәкләреннән килгән үз милләтең вәкилләре белән аралашырга, яңалыклар белергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
«Башкортостан» дәүләт концертлар залында үткән съездга бөтен республикадан килгән 300 делегатны һәм 150 кунакны фойеда халык ансамбльләре каршылады, остакуллар аларга үз эшләрен тәкъдим итеп ярминкәләр оештырды. Биредә нәрсәләр генә юк иде! Бизәкләп эшләнгән шкатулкалар да, өйдә тукылган келәмнәр дә, кыйммәтле ташлар белән ясалган бизәнгечләр дә, каен тузыннан эшләнгән әйберләр дә бар иде. Ә бу вакытта залда дөньяның һәр почмагында рус милләтенә, Рәсәйгә бәйләп күзалланган «Катюша», «Калинка», «Очи черные» һәм башка җырлар яңгырады.
Башкортстан руслары соборы башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев отчет докладында башкарылган эшләргә йомгак ясады, шулай ук Руслар соборы эшчәнлеге рус халкының бай мирасын саклауга, яшь буынны башка халыклар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү рухында тәрбияләүгә юнәлдерелүен ассызыклады.
Съездда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү, шулай ук дәүләт бүләкләре тапшыру өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килде.
– Бүген Руслар соборына килгәч, шуны әйтәсем килә, безнең республикада иң мөһиме – төрле милләтләрнең үзара татулыгы, моны башкача беркайда очратканым юк, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Бездә рус туйларында – башкорт гореф-гадәтләре, шул ук вакытта мин рус гореф-гадәтләре булмаган бер генә башкорт яки татар туен да белмим. Бу илебез һәм аеруча төбәгебез тормышының күркәм һәм мөһим тарихы.
Съезд йомгаклары буенча резолюция кабул ителде, ул оешманың арытаба эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде. Президиумның яңа сос-тавы сайланды, аңа Павел Качкаев җитәкчелек итә. Собор идарәлегенең яңа составына язучылар, мәгариф, сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре керде.
Съезд зур концерт белән тәмамланды.